Яшүсмерләр үзләрен яхшы хис итә, дип хәбәр иттеләр региональ сәламәтлек саклау министрлыгында.
– Татарстанда коронавирустан балалар вакцинациясен ясау башланды. 37 балага беренче прививка ясалды, - дип хәбәр итә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
- Аларның саны ата-аналарга мәгълүмат җиткергәннән соң артачак. Бу - беренче карлыгачлар, - диде ул.
Министр урынбасары хәбәр итүенчә, сырхауханәләрдә балаларны вакцинацияләү пунктлары ачылачак. Бүген мондый чараны башкаланың 6нчы номерлы балалар сырхауханәсендә оештырдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез