Башлангыч мәгълүматларга караганда, YD50Q-6 моделендәге мопед рулендәге ир-ат бик зур тизлек белән килүе аркасында Себер трактындагы 61нче йорт каршында транспорт чарасын “йөгәнли” алмыйча, электр чыбыгы баганасына килеп бәрелгән. Бичара шундук җан биргән.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, ул йөртүче таныклыгына ия булмаган, моңа кадәр ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Мопеды да билгеләнгән тәртиптә теркәүгә алынмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез