Алар урнашкан җирдә бозның калынлыгы 5 сантиметрдан артмаган, урыны белән ачык сулы урыннары да булган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллы коткаручылары тиз арада килеп җитеп, «Хивус» һава мендәрендәге судно ярдәмендә барлык ир-атларны Яңа Мәлкән авылы янындагы ярга чыграганнар.
Зыян күрүчеләр медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган. Әлеге хәлдән соң муниципаль берәмлекнең административ комиссиясе хокук бозу турында эш кузгаткан. Балыкчыларга Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе буенча 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез