Казанның Юлиус Фучик урамында 86 яшьлек әбине автобус бәрдергән. Пенсионерны шундук хастаханәгә озатканнар. Биредә табибларның бичараның бер аягын кисүдән гайре башка чарасы калмаган. Бу хакта “Татар-Информ” Казан буенча Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Авария кичә кич килеп чыккан. ГАИ мәгълүматлары буенча, автобус йөртүче кузгалып киткәндә, тукталыш янында басып торучы әбине бәрдергән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз, кагыйдәне бозып, аны-моны абайламыйча, юлда басып торган булган.
Йөртүчегә карата административ эш кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез