Татарстанда Мензәлә елгасында 54 яшьлек ир-ат батып үлгән. Ул көймәдән егылып төшкән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә.
Коткаручылар ир-атның мәетен ярдан 800 метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектән тапкан. Аның өстендә коткару жилеты булмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында фаҗигане суда иминлек кагыйдәләрен бозу белән бәйлиләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез