Янгын 144 квадрат метр мәйданга таралган.
Чистай районында ике кеше шәхси йортта тәмәке төпчегеннән чыккан янгында һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәренә таянып яза.
Тәгаенләп әйткәндә, 10нан 11нче ноябрьгә каршы төндә Пионерская урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Коткаручылар килгәндә, янгын 144 кв.м мәйданга җәелгән булган.
Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр арасында иң элек 67 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Соңрак хатын-кызның мәетен тапканнар. Һәлак булган хатын-кызның кем икәнлеге ачыклана.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке төпчегеннән килеп чыккан булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез