«Республикада ылыслы яшь агачлар күп булган урманнарда көчәйтелгән патруль торулар оештырыла, мобиль патруль төркемнәре эшли, аларның составына Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә дәүләт урман инспекторлары керә. Законнарның үтәлеше тәүлек буе контрольдә тотыла», – диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров.
Әхмәров татарстанлыларга ылыслы агачларны махсус кибетләрдән алырга киңәш итте.
Урман хуҗалыгы министрлыгында агачларны законсыз кискән өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралуы турында кисәтәләр. Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен ул – 20дән 40 меңгә кадәр һәм 200дән 300 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, әгәр табигатькә килгән зыян 5 мең сумнан артыкка бәяләнсә, хокук бозучыга РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.
«Штрафтан тыш, хокук бозучы урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Компенсация суммасы индивидуаль исәпләнә һәм агач токымына, аның үсү урынына һәм урманнарны яклау категориясенә бәйле», - диделәр ведомствода.
Закон бозу очраклары турында 8-800-100-94-00 һәм 8-843-221-37-95 телефон номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез