Газетага язылу

Татарстанда дүрт кеше һәлак булган коточкыч фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланды

Югары Осланда булган коточкыч фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды. Заовражная урамындагы шәхси йортта дүрт кешенең гәүдәләре табылган: 11 яшьлек малай, 13 яшьлек кыз, аларның әтисе һәм әбисе. Бу хакта KazanFirst чыганагы хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, көндез балаларның әнисе кызы белән телефон аша элемтәгә керергә тырышкан, әмма кыз трубканы алмаган. Борчылган хатын өенә килгән, эчкә кергән һәм дүрт мәет тапкан.

Беренчел версия буенча, гаилә үлеменең сәбәбе сөрем газы белән агулану булган. Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, мич торбасы боз белән каткан. Гаиләнең башлыгы төзексезлекне мөстәкыйль рәвештә төзәтергә тырышып караган, әмма, мөгаен, ремонт технологиясен бозган. Шуның аркасында сөрем газы урамга чыкмаган, ә торак бина эченә эләккән, һәм, башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре