Татарстанда финанс мөмкинлекләре булган беренче авыл кабинетлары ачылды

Чүпрәле районының Иске Чүпрәле һәм Кече Чынлы авылларында Татарстанда беренче финанс мөмкинлекләре белән авыл кабинетлары ачылды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабинетлар авыл кешеләренә финанс һәм дәүләт хезмәтләрен дистанцион алу өчен интернет белән тәэмин ителгән компьютерлар белән җиһазландырылган. Файдалану нокталары район администрациясе һәм Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Идел-Нократ баш идарәсенең Милли банк бүлекчәсе арасында үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә булдырылган. Бүлекчә экспертлары авыл кабинетларының мөмкинлекләрен күрсәттеләр һәм мәктәп укучылары һәм өлкән буын өчен финанс белеме һәм мошенниклыкка каршы тору буенча агарту лекцияләре укыдылар. дип яза Татар-информ.

«Районда яшәүчеләр өчен дәүләт һәм финанс хезмәтләренең база җыелмасыннан өстәмә рәвештә читтән торып файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Мәсәлән, алар коммуналь түләүләр, салымнар түли алалар, «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдалана, кредитлар һәм займнар алуга үз-үзеңне чикләүне рәсмиләштерә, кертемнәр ача алалар», – дип билгеләп үтте Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре