Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелү сәбәпле, кисәтү игълан иттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итте.
Киләсе тәүлектә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, тизлеге 15-20 м/с булган көчле җил һәм боз явуы көтелә.
Һава шартлары начараю сәбәпле, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе торак пункттан читкә китүдән тыелып торырга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә куша.
Җил көчәйгән вакытта пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк. Йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан ераграк торырга, машиналарны корылмалар һәм агачлар янында туктатмаска киңәш ителә. Давыл вакытында җәрәхәтләрдән саклану өчен, бинада ышыкланырга кушыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез