Татарстанда ялларда һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Татарстанда антициклон йогынтысы сакланып кала. Шимбә – 4 октябрьдә көндез һава температурасы +11...+17 градуска кадәр җылыначак. Төнге сәгатьләрдә салкын: 0...+5, көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә урыны белән –5 градуска кадәр. Явым-төшем көтелми.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгырлар явып узачак. Һава температурасы көндез +10...+15 градус, төнге сәгатьләрдә +2...+7 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре