Бүген, 30 октябрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм салкын һава саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә (Казанда – башлыча яңгыр). Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Тизлеге секундына 6-11 метр булган көньяктан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 13 метрга кадәр).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез