«Булмаса – «их», булса – «уф». Нәрсә бу?» Мул уңыш турында әнә шундый кызыклы табышмак чыгарганнар. Шөкер, быелгы уңыш сөндерә: бакча, җир, кура җиләге дисеңме, чия, алма, карлыганмы, суган, помидор, кыярмы – барысына карап, аһ итәрлек. Үз гаиләңне туендырырлык һәм күршеңә, бер төркемдә утыручыларга мактанып сөйләрлек уңыш, банкаларга тутырылып, саклыйсы урынга кереп урнашты инде. Ә калганын нишләтергә? Бер чия агачыннан 60 банка компот ябылды, калган ике агач уңышын кая куярга? Шул хакта фикерләштек.
БАЛАЛАР СӨЕНЕР
Һәвәскәр бакчачылар сөенә: быел уңыш яхшы. Яшелчә дә, җиләк-җимеш тә мулдан. Һәр эшнең нәтиҗәсе мөһим булган кебек, мул уңыш та кадерле. Ничә ай буе тир түгеп, көч куеп эшкәртелгән, су сибелгән, чүбе уталган, йомшартылган. Шуңа күрә аның бер бөртеген дә әрәм итәсе килми.
Помидоры күп. Күршесенә бирер иде, анысы да чиләкләп җыя. Казандагы оныкларына биреп җибәрер иде, узган атнада гына ике чиләк алып киттеләр. Аптырыйсы юк: күп кенә авыл халкы проблемасы бу хәзер. Хәер, шундый мәшәкать кенә борчысын иде халыкны, җаен табар идек. Ә җае, чынлап та, бар. Мисал өчен, чистайлылар райондагы балалар йортына бакча уңышыннан өлеш чыгара: балалар җәен генә түгел, кышын да яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән авыз итә.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәмле бакча күчтәнәчләренә һәрвакыт шат. Аларга бакчада үстерелгән кыяр, помидор, кура җиләге, чия, алма, слива алып киләләр икән.
– Балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сыйланып кына калмый, булачак хуҗабикәләр компот һәм җиләктән кайнатмалар ясарга ярата. Бу эштә аларга малайлар да ярдәм итә. Балалар йортында мөстәкыйль тормышка әзерлек дәресләре бар. Аның кысасында без компот ябарга, кайнатмалар әзерләргә өйрәтәбез. Туган көннәрдә һәм башка бәйрәмнәрдә балалар рәхәтләнеп шулардан авыз итә, – ди балалар йортында эшләүче Фәнисә ханым (исеме үзгәртелде. – Авт.).
Кызганыч, балалар йорты бер Чистайда гына түгел, башка шәһәр һәм районнарда да бар. Димәк, бакча уңышының бер өлешен ятимнәргә илтергә мөмкин. Сер түгел, кайберләре яшелчә, җиләк-җимешләрне кабул итми, чөнки алар тиз бозыла, уңышның кайчан җыелуы һәм эшкәртелүе дә билгесез булырга мөмкин. Шуңа күрә башта шалтыратып белешү хәерле.
МОХТАҖЛАРГА ӨЛЕШ ТИСЕН
Көз айларында мөселманнарга йөкләнгән мөһим бурыч турында һәркем белә инде. Бу – гошер сәдакасы тапшыру. Билгеле булганча, бакча уңышының уннан бер өлеше сәдака итеп мохтаҗларга бирелергә тиеш. Әмма көзгә кадәр, гошер сәдакасы җыю башланганчы да, мохтаҗларга ярдәм итәргә – бакча уңышы белән бүлешергә мөмкин. Казанның Серов урамында урнашкан «Ярдәм-Помощь» үзәгенә бәрәңге, кабак, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива алып килергә мөмкин. Җыелган ризык мохтаҗларга, авыр хәлдә калган гаиләләргә тапшырылачак.
– Хәйриячелек – кешеләрне тәрбияләү алымы да. Без, хәйрия фондлары, кешеләрне якыннарына ярдәм итәргә өндибез. Ахыр чиктә, кешегә яхшылыкны күрсәтү, аның игелекле эштә катнашуына шартлар тудыру зур ярдәм! – ди «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.
СОЛДАТЛАР ДА КӨТӘ
Тумышы белән Теләче районы Олы Мәтәскә авылы кызы Йолдыз Җәләева, җир җиләгеннән кайнатма ясап, МХОда катнашучы егетләребезгә җибәргән. Яраткан шөгылен ярдәмгә әверелдерүче Йолдыз белән әңгәмә корганда да, чиядән кайнатма әзерләп маташа иде ул. Монысы да – батырларга.
– Быел җир җиләге күп булды. Бер урында утырып, чиләк тутыра торган уңыш бирде ул. Җиләк җыярга яратам. Чистартып җыям. Беренче барганда 7 литр тирәсе җыйганмындыр. Алып кайтып кайнаттым да икенче көнне тагын болынга барып утырдым. Тәнем, күңелем белән ял итәм анда. Үзем җыям, үзем уйлыйм: бу кадәр җиләкне нишләтеп бетерергә икән соң? – ди сөйли ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга кайнатма ясап җибәрергә уйлый Йолдыз. Ярдәмем тисен, туган як җиләгеннән авыз итсеннәр дип, башта кечкенә пыяла банкалар җыярга керешә. Солдатларга ярдәм әзерләвен белгән кешеләр аңа банка белән бергә шикәр комы һәм акча да биреп чыгара.
– Теләченең Олы Мәтәскә авылыннан бик күп банка һәм ярдәм җыелды. Җиләк җыеп, 258 банка кайнатма әзерләдем. Аны Теләче волонтерларына тапшырдым. 50 банка җир җиләге, 50 банка кура белән карлыган, 60 тан артык чия кайнатмасын Арча егетләре өчен әзерләп озаттым, – ди сөйли юмарт Йолдыз. – 225 банка кайнатманы «Душа России» волонтерларына илттем. Алар ятим-мохтаҗларга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә.
Иртән 4 тә чыгып китә дә 10 га кадәр җыя. Эшкә барып килә дә кичкырын тагын җиләккә китә. Әнә шундый була Йолдызның көндәлек режимы. Әлеге авыр хезмәтендә Йолдызның ярдәмчеләре – улы белән кызы. 11 һәм 14 яшь кенә булуга карамастан, алар әниләренә машинадан банкаларны ташырга да, җиләк җыярга да, чистартырга да – барысына да булышканнар. «Балаларым – минем зур терәгем», – ди Йолдыз.
Кайнатмалар кереп урнашкан гуманитар ярдәм машиналары инде яу кырына китсә дә, Йолдызга чия, кура, карлыган алып килүчеләр, акча бирүчеләр әле дә бар. «Банкалар да һаман җыела», – ди Йолдыз. Баксаң, икенче гуманитар ярдәм өчен әзерли икән. Август башында районнан кузгалачак «Своих не бросаем» фонды вәкиле яу кырындагы егетләрне шәхсән күреп, аларга әлеге гуманитар ярдәмне тапшырачак.
– «Нишләп сатмыйсың бу җиләкне?» – дип сорыйлар. Теләмим, файдалы эшкә җибәрүем хәерлерәк. Кайнатманы банкаларга тутырганда: «Һәр солдатка да туган як җимешен үзе өзеп, үзе ашарга насыйп булсын, дип теләдем», – ди әңгәмәдәшем.
Ярдәм кайнатмаларга гына кайтып калмый, билгеле. Тозлы кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, кишер – барысы да кирәк. Болардан батыр егетләребезгә аш әзерләнә – әлеге яшелчәләрне пешереп, киптерергә урнаштыралар. Аннары уып, кечкенә пакетларга тутыралар икән. Кирәкле тәмләткечләрне кушып болгатасың да – аш әзер. Пакетны ачып, тәлинкәгә саласы һәм өстенә кайнар су агызасы гына кала, өйдә пешкән кебек тәмле аш килеп чыга.
– 3 литрлы банка тозлы кыярны киптергәч, бер уч кыяр кала. Башка яшелчәләрнең күләме дә шулай кими. Теләче волонтерлары әнә шулай эшли. Анда конвейер кебек: көненә меңнән артык аш әзерлиләр. Күпме хезмәт бит ул! – ди Йолдыз.
Бердәмлектә – көч. Әнә шул шигарьгә таяна әңгәмәдәшем.
– Җиләк-җимеш, яшелчә уңышы күп булды. Һәркем үзеннән өлеш чыгара ала. Бүген булмаса, көзлектә ярдәм итсен. Үзенә ясаганда, берничә банкага артыграк япсын. Без булышмасак, кем булышыр?.. – ди ул.
БУ КЫЗЫК!
2024 елда помидор һәм кыяр – бүләккә иң еш бирелә торган яшелчә булып танылган. RT каналы үткәргән тикшеренүдә 61 меңнән артык кеше катнашкан. Сораштырудан күренгәнчә, һәвәскәр бакчачылар бакча уңышыннан еш кына туганнарына (17%), дусларына (13%), күршеләренә (8%), хезмәттәшләренә (5%) өлеш чыгара икән. Ә уңышны кышка әзерләүчеләр күп түгел – 38%. Калганнар уңышны бүлешүне өстен күрә.
Бакчачыларның иң яраткан уңышы – помидор. Сораштырылучыларның 29 проценты аны үзендә калдыра. Икенче урында – кыяр (24%), өченчедә – бәрәңге (22%).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез