Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +22...+27 градус күрсәтәчәк. Җил тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.
Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә төбәктә алмашынучан болытлы һава булачак. Казанда төнлә яшен көтелә, көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы, тулаем республикадагы кебек , +25 градуска кадәр җитәчәк.
Сүз уңаеннан, Россия МЧС үзенең кушымтасында Татарстанда яшәүчеләрне бүген – 6 майда кичен, төнлә һәм иртәгә – 7 майда көндез көчле җил, яшен ихтималы турында кисәтте. Ведомствода реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр чыбыклары астына яшеренмәскә киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез