Татарстанда иң кирәкле товарлар, хезмәтләр җыелмасы бәясе 25 244 сум тәшкил итәчәк. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган. “2024 елның IV кварталы өчен тулаем Татарстан Республикасы буенча минималь куллану бюджеты күләмен 25 244 сум күләмендә расларга”, – диелгән документта.
Исегезгә төшерәбез: узган елның III кварталында минималь “кәрзин” 24 600 сум тәшкил иткән. Шул рәвешле ул 644 сумга арткан. Минималь куллану бюджеты, аерым алганда, хезмәт хакын билгеләү өчен кирәк: эш хакы күләме аннан ким булмаска тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез