Татарстанда Җиңү көне алдыннан бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Бөек Җиңү хөрмәтенә иртәгә – 30 апрельдә 09:30 сәгатьтән 12:30 сәгатькәчә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында бушлай юридик ярдәм алып булачак.

Чараны республика Юстиция министрлыгы оештырган. Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына федераль һәм республика башкарма хакимияте органнары, прокуратура, Дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус җавап бирәчәк.

Шулай итеп, биредә башкару производствосы, хезмәт законнары, пенсия, медицина ярдәме һәм социаль тәэминат мәсьәләләре буенча сорауларга җавап табып булачак.
Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Павлюхин ур., 57. Алдан язылып кую таләп ителми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре