Алдагы ел белән чагыштырганда, бу елның беренче яртысында республикада ипотека алучылар саны 59 процентка (!) кимегән. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте. Ул ел башында ук төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән нәрсә хакында килешеп куюларын да сөйләде.
Төзелеш тармагы – республика икътисадының төп тармакларыннан берсе. Аңа тулай төбәк продуктының 7 проценты туры килә.
– Быел Татарстанда 959 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылыр дип фаразлана. Әлеге күрсәткеч ел саен тотрыклы рәвештә үсә. Чагыштыру өчен: 2023 елда ул – 790 миллиард сум, 2024 елда 908 миллиард сум тәшкил итте. Бу елның алты аенда республикада 332 миллиард сумлык эш башкарылды, – дип, төзелеш тармагындагы гомуми күрсәткечләргә тукталды Марат Айзатуллин.
Горурланып сөйләрлекләре дә бар: 2021 елдан бирле Татарстанда ел саен 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак төзелә. «Быел 3 миллион 260 мең квадрат метр торак төзергә ниятлибез. Елның беренче яртысында 2 миллион 330 мең квадрат метр торак сафка басты инде. Шәхси торак төзелеше юнәлешендә еллык план (1 миллион 400 мең квадрат метр. – Ред.) инде үтәлде. Хәер, бу – ил күләмендә төзелеш базарына хас күренеш», – диде министр.
Татарстан – торак төзелеш күрсәткече буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Ил күләмендә исә безне Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Краснодар өлкәләре генә уза.
Бар да ал да гөл генә түгел, әлбәттә. Марат Айзатуллиннан торак базарының киләчәге турында сорадылар.
– Узган ел белән чагыштырганда, вазгыять күпкә катлаулырак, билгеле. Бу елның беренче яртысында ипотека бирү күләме 59 процентка кимегән. 2024 елның гыйнвар–июнь айларында республикада яшәүчеләр 106 миллиард сумлык 27,6 мең ипотека рәсмиләштерсә, быел – 50 миллиард сумлык 11,2 мең ипотека килешүе, – диде Марат Айзатуллин. – Үзебез үк күреп торабыз: ставка бик югары. Шуңа күрә мондый шартларда торак сатып алу кыйммәткә төшә.
Министр тынычландырырга да тырышты. «Төзелеш оешмалары белән ай саен очрашып торабыз. Әлегә борчу уятырга мөмкин булган объектлар күрмибез. Әйе, төзелеш оешмалары алган кредитлар буенча бурычлар бар, әмма бу эшне даими контрольдә тотабыз. Шуңа күрә бүген алданган өлешчеләр бар, дип әйтә алмыйм. Вазгыять катлаулы, тик хәл итә алмаслык түгел», – диде ул.
Билгеле булганча, Татарстанда кадрлар кытлыгы мәсьәләсе дә көн кадагында тора. «Төзелеш тармагына кайсы илләрдән эшче көчләрне җәлеп итәләр?» – дип кызыксынды журналистлар. Соңгы арада интернетта Россиягә Һиндстаннан 1 миллион эшче чакырырга җыенулары турында таралган хәбәргә ишарәләпме: «Һиндстаннан төзүчеләр бармы?» – дип тә өстәделәр.
– Бу мәсьәлә дә узган ел белән чагыштырырлык түгел. Хәтерләсәгез, былтыр республикада зур төзелешләр алып бардык. Камал театрының яңа бинасын төзүдә генә дә көн саен өч меңләп кеше эшләде, – диде Марат Айзатуллин. – Татарстанның төзелеш объектларында Һиндстаннан килгән эшчеләр бар. Шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Әрмәнстан мигрантлары эшли. Гомумән, республиканың төзелеш тармагы бик көчле. Татарстан белгечләрен, тәҗрибәләрен күреп, илнең башка өлкәләренә дә чакыралар.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың төзелеш тармагында 86 меңгә якын кеше эшли. Тармакта 16 меңләп эшче җитми. «Болар – нигездә эшче куллар», – диде Марат Айзатуллин. Ул тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлтте: республикадан читкә китеп эшләүчеләр күп. «Районнардан җәлеп итеп эшкә өйрәтәбез дә, тәҗрибә туплагач, алар зуррак хезмәт хакына кызыгыптыр инде, читкә китәләр», – диде ул. Аерым алганда, Мәскәү, Санкт-Петербургта зур төзелешләр алып барылуын искәртте Марат Айзатуллин.
Хезмәт хакы дигәннән, министр төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән акча мәсьәләсен алдан сөйләшеп куюларын да әйтте. «Төзелеш, подрядчы оешмалар арасында көндәшлек аңлашыла, әлбәттә. Әмма шул дәрәҗәгә җитте ки, бер урында эшләгән эшчеләрне икенче урынга җәлеп итү өчен, әллә нинди акчалар вәгъдә итә башладылар. Мондый төзелеш объектларын сафка бастыру ахыр чиктә күпмегә төшкәндер, белмим. Әмма бу ел башында төзелеш һәм подрядчы оешмалар җитәкчеләрен җыеп сөйләштек. Бу мәсьәләдә уртак фикер булырга тиеш. Базарны артык кыздырырга ярамый», – диде Марат Айзатуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез