Татарстан урманчылары әнә шулай эшли. Максатлары – киселгән һәм авырган агачлар урынына 2024 елга яңаларын утыртып бетерү. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
– Әлегә киселгән агачлар урынына утыртылганнары 69,8 процентны тәшкил итә. Бу эш «Экология» илкүләм проекты кысасында башкарыла. Быел шушы проект кысасында тормышка ашырылучы «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча башкарылачак эшләр өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум, шул исәптән, техника алыр өчен 46,4 миллион сум бирелде, – диде Равил Кузюров. – Быел яз иртәләгәч, агач утырту 10 апрельдә үк башланып китте. Дөрес, без аны пандемия аркасында күмәкләшеп җыелып үткәрә алмадык. Шулай да шәһәр-район җитәкчеләре ярдәме белән санитар таләпләрне үтәп, 2 305 гектарда агач утыртылды. Көзге агач утырту акцияcен дә үткәрергә дип торабыз. Монысы да кешеләрне күп итеп җыймыйча гына үтәчәк. Без аны сентябрь ахырыннан октябрь башларына кадәр узар дип планлаштырабыз.
Республикада утыртыр өчен үсенте җитәрлек. Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә елына 12 миллион данә кәлшә җитештерелә. Шулай ук урманчылыкларда эшләп килүче 50 питомникта да үсентеләр күп. Министр сүзләренә караганда, үсентегә дә, орлыкка да кытлык юк. Шулай ук җир эшкәртү, агач утырту өчен махсус техника да җитә икән. Элегрәк урманчылар бер урынга бер төр генә агач утыртса, хәзер төрлесен катнаштырып утырталар икән. Болай эшләү янгыннан да саклый, ди. «Экология» илкүләм проекты кысасында урманнарны уттан саклауга да зур игътибар бирелә.
– 2011 елдан 2019 елга кадәр республикада бер генә урман яну очрагы да теркәлмәде. Дөрес, министрлыкка коры үләнгә ут кабу турында хәбәрләр килеп торды. Әмма урманчыларның әзерлекле булуы көчле янгынга юл куймады, – ди министр. – Республиканың төрле районнарында урнашкан урман-янгын станцияләре хәвеф-хәтәрдән саклый. Яңа техника алабыз. Әле менә киләчәктә һәр урманчылыкка квадрокоптер алып куярга җыенабыз.
Урманчылар урман фондына кергән җирләрне кадастр исәбенә куеп бетерергә дә ниятли. Бу эшнең чиреге башкарылган. Барысын да тәртипкә китерер өчен тагын 2-3 ел вакыт кирәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез