Бүген Менделеевск районында канализация коесын чистартканда «Лидер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 44 яшьлек хезмәткәре һәлак булган. Район прокуратурасы тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта «Татар-информ» күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе объектында килеп чыккан.
«Хезмәтне саклау буенча нормаларны үтәүне тикшерү оештырылды. Килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен фаҗига булган урынга Менделеевск районы прокуроры Алсу Сәлахетдинова килде», – дип хәбәр ителгән Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез