Татарстанда контрактниклар җәлеп итү буенча яңа программа булдырылган. ДОСААФ программасы контракт буенча хәрби хезмәткә әйбәт кандидатлар тәкъдим итүчеләргә 100 000 сум күләмендә акча бирүне күздә тота.
“Татар-информ” хәбәренә караганда, анда теләгендә булган барлык кеше (волонтерлардан һәм үзләренә карата тикшерү гамәлләре алып барылучылардан тыш) катнаша ала. Алар белән тиешле килешү төзеләчәк.
Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган һәр кандидат өчен акча түләнәчәк. Бу җәһәттән тулырак мәгълүматлар белән танышу өчен +7 965 589-74-83; +7 965 589-76-98 телефоннары аша шалтыратып белешергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез