Июнь аенда Татарстанда кредит карталары азрак бирелгән. Гомумән, бөтен Россия күләмендә шундый хәл күзәтелә. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, узган айда барлыгы 1,03 миллион яңа карта иясен тапкан. Бу – май аендагыга (1,08 миллион) караганда 4,8 процентка азрак. Республикада исә мондый карталар 9,8 процентка кимрәк бирелгән.
Яңа карталардагы акча күләме дә саеккан. Июньдә ул 103,3 миллиард сум (май аендагы белән чагыштырганда 5,1 процентка ким) тәшкил иткән. Кредит карталары узган елдагыга караганда 60,5 процентка “юкарган”. Илдә иң күп кредит карталары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае кебек башка зур төбәкләрдә бирелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез