Газетага язылу

Татарстанда кытлык юк: «ВТ» бензин белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертте

Бу арада җәяүлеләр дә бензин турында сөйләшә. Ил күләмендә автомобиль ягулыгы тирәсендәге вазгыятьне җайга салу буенча эш дәвам итә: кайбер төбәкләрдә бензин сатып алуга бәйле чикләүләр кертелде, Россиягә ягулык ташый торган илләр исемлеген киңәйтмәкчеләр, ә рульдәгеләргә бензинга акча азрак тоту серләре турында искә төшерделәр.

Татарстанда кытлык юк: «ВТ» бензин белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертте

Татарстанда кытлык юк, тик ягулык салу станцияләрендәге бәяләр генә тынгылык бирми. Алга таба ни көтә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Яллардан соң авылдан Казанга килгәндә М7 трассасында дистәдән артык ягулык салу станциясен санадык. Чиратлар юк, ара-тирә юл чатында йөк машиналары гына басып тора. Бензин сатылмый торган станцияләр бар. Бәяләр дә төрле. Шул ук «92ле»не, мәсәлән, бер урында литрын 67 сумга тәкъдим итсәләр, бераз читтәрәк ул 92 сум тора.

– Халык үзе коткы тарата. Берьюлы 30 литр бензин, 60 литр дизель ягулыгы сатып алырга мөмкин. Канистр белән дә күп киләләр, тик ягулыкны автомобиль багына гына салып бирәбез. Куркынычсызлык таләпләре шундый. Хәер, чын сәбәпләрен барыбыз да аңлый. Хәзерге шартларда бәяләрне мөмкин кадәр йөгәнләп торырга тырышалар. Шуңа күрә ягулык салу станцияләрендә ара-тирә бензин, дизель ягулыгы бетеп торырга мөмкин. Тик бу вакытлыча гына, – ди ягулык салу станциясе хезмәткәре.

Илкүләм энергетика иминлеге фондының әйдәп баручы белгече Игорь Юшков «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, бүгенге шартларда илнең күп кенә төбәкләрендә ягулык сатуга бәйле чикләүләр гамәлгә кергән. «Кайбер АЗСларда ягулык юк, шуңа бәйле рәвештә бәяләр «уйный». Бу – нормаль күренеш түгел, әлбәттә. Ил Хөкүмәте моны таный һәм әлеге проблемаларга каршы көрәшә», – дип белдергән ул. Игорь Юшков сүзләренә караганда, килеп туган вазгыятьнең төп сәбәпләре Россиядәге нефть эшкәртү заводларына һөҗүм итү очракларына бәйле. «Кайда ремонт эшләре алып барылуы тәгаен билгесез. Мондый статистика чыкмый. Шунысы хак: бүген эшли торган предприятиеләр илдәге ихтыяҗны канәгатьләндерә алырлык дәрәҗәдә автомобиль бензины җитештерә алмый», – дигән Игорь Юшков. Ул шуны да искәрткән: җәй көне Россиядә ягулыкка ихтыяҗ артуы – гадәти күренеш. Күрсәткечләр сентябрьдә кире төшә башлаячак, дип көтелә.

Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәләрнең берсендә автомобиль ягулыгы тирәсендәге вазгыятьне игътибар үзәгенә алырга кушты. «Машина йөртүчеләр өчен дә, бизнес өчен дә кыенлыклар булуын беләсез: кызганыч, ягулык салу станцияләрендә чиратлар бар, һәм кирәкле бензин маркасын һәрвакытта да табып булмый», – диде дәүләт башлыгы. Аның әйтүенчә, зур нефть эшкәртү заводларының куәтләре максималь дәрәҗәдә файдаланыла, урта һәм кече предприятиеләрнең мөмкинлекләрен дә эшкә җиккәннәр. «Фаразларга караганда, июльдә үк төп ягулык төрләрен җитештерү июнь күрсәткечләрен узып китәргә тиеш», – диде Владимир Путин.

Президент хәбәр иткәнчә, эчке базарга элек тупланган ягулык күләмнәре кертелгән. Әлеге запасларны кулланырга туры килүенә дә карамастан, хәзер бензин резервлары 2025 елның шул ук чоры дәрәҗәсендә диярлек саклана. Россия Энергетика министрлыгы мәгълүматларына караганда, июнь аенда әлеге күрсәткеч 1,7 миллион тонна тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу – 4 процентка кимрәк.

Билгеле булганча, ягулык базарын җайга салуга юнәлдерелгән тагын бер чара июнь уртасында кабул ителде. Ил Хөкүмәте кайбер нефть эшкәртү заводларына эчке базар өчен «Евро-5» урынына түбәнрәк экокласслы «Евро-3» ягулыгын чыгарырга рөхсәт итте.

Ил Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия чит илләр белән нефть продуктларын импортлау турында сөйләшүләр дә алып бара башлаган. Аның сүзләренә караганда, бу эш «кулай бәяләр» буенча килешүгә ирешкән очракта гамәлгә ашачак. Сүз кайсы илләр турында баруы тәгаен билгесез. Ул арада бу елның июнендә Россиягә Белоруссиядән моңарчы күрелмәгән күләмдә – 141 мең тонна бензин кертелгән, дип яза «Ведомости» басмасы. 2026 елның мае белән чагыштырганда, импорт 2,4 тапкыр арткан.

Финанс киңәшче Айрат Газизов фикеренчә, бензинга бәйле вазгыять түгел, ә илдә яшәүчеләрнең төрле имеш-мимешләргә бик тиз ышануы куркынычрак. «Хәтерләсәгез, заманында коткыга бирелгән халык шикәр белән карабодайны чамасын белмичә ташыды. Соңрак шкафта ятып кортлап беткән күпме азык-төлекне чүплеккә чыгарып ташладылар. Бу очракта да шул ук хәл. Проблема бар, аны хәл итәчәкләр. Ә коткыга бирелүдән бернинди дә мәгънә юк», – ди ул.

 Машина йөртүчеләргә хәрәкәт вакытында бензинны азрак ягу серләре турында да искә төшергәннәр. Ягулыкка киткән акчаны янда калдыру өчен иң яхшысы – шәһәр эчендә тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан, ә трассада 105 чакрымнан арттырмаска кирәк.

Сан

«Татарстанстат» мәгълүматларына караганда, июньнең соңгы атнасында республикада бер литр бензинның уртача бәясе 67,92 сумнан 68,89 сумга кадәр арткан. Барыннан да бигрәк АИ-92 маркалы ягулык кыйммәтләнгән. Аның бер литры 64,73 сумнан 65,87 сумга кадәр җиткән. АИ-95 маркалы бензинның бер литры – 70,47 сумнан 71,45 сумга кадәр, дизель ягулыгы 78,54 сумнан 79,41 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре