Түрәләр өлкәннәр өчен шартлар барлыгын әйтә, ә алар моны үзләре беләме? Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында сөйләштеләр.
Парламентта республикада «Актив озын гомер» программасын тормышка ашыру йомгаклары турында сөйләштеләр. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә.
– Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 яшьне тәшкил итә. Ә республикада яшәүче 331 кеше йөз яшь чиген узып китте. Тулаем алганда, соңгы биш елда Татарстанда озак яшәүчеләр саны өч тапкыр артты , – диде ул.
2025–2030 елларга исәпләнгән «Актив озын гомер» программасы Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Ул 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларны һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны күз уңында тота.
Наталья Бутаева сүзләренә караганда, бүген республикада 12 меңнән артык спорт һәм физик культура объекты бар. Аларның өчтән берендә пенсионерларга бушлай шөгыльләнү өчен аерым көннәр һәм сәгатьләр билгеләнгән. Моннан тыш, спорт корылмаларының 70 процентында өлкәннәр өчен бер көнлек билетларга һәм абонементларга ташламалар каралган. «Татарстанда өлкәннәрнең 40 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу – ил күләмендә иң югары күрсәткечләрнең берсе», – диде министр урынбасары.
Өлкәннәрнең җитез тормышы спорт белән генә чикләнми. «Татарстанда өлкән яшьтәгеләр өчен 3,8 меңнән артык вокал, бию, театр студияләре һәм иҗат остаханәләре эшли, барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә. Ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» республика фестивале дә зур уңыш казанды. 2012 елда, фестиваль әле башланып кына килгән чорда, анда 3,5 мең кеше катнашса, хәзер 30 меңләп кеше катнаша», – диде Наталья Бутаева.
Программаның тагын бер мөһим юнәлеше – «Өченче буын университеты». Аны 110 мең кеше тәмамлаган инде. Өлкәннәр, шул исәптән, компьютерда эшләргә өйрәнә. Татарстан командасы компьютер белеме буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – дүртенче урында, диделәр утырышта.
Өлкәннәрнең сәламәтлеген дә кайгыртырга тырышалар.
– Ел саен авылларда яшәүче 65 тән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация узу өчен хастаханәләргә алып киләләр, – дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова. – Соңгы мәгълүматларга караганда, быел әлеге мөмкинлектән республикада яшәүче 33 меңнән артык кеше файдаланган. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 3 меңләп кеше өстәмә тикшеренү узарга җибәрелгән. Ел башыннан бирле республикада яшәүче 500 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше диспансеризация узган.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов исә утырышта республика ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашмавына игътибар итте. «Республикада актив тормыш өчен бөтен шартлар да тудырылган, тик өлкәннәрне кызыксындыру хакимият эше түгел», – диде ул. Бу сүзләр, шул исәптән, утырышта әйтелгән: «Авылда яшәүчеләр арасында программа турында белмәүчеләр шактый», – дигән сүзләргә җавап буларак та яңгырады.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада өлкән яшьтәгеләр Казанда һәм Чаллыда, шулай ук Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында азрак. Иң «өлкән» районнар – Ютазы, Питрәч һәм Зәй.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез