«Сайлап алу пункты контракт буенча хәрбиләр җыю эшен дәвам иттерә. Безнең алда Пилотсыз системалар гаскәрен формалаштыру бурычы тора. Сүз очучы, йөзүче, җирдән хәрәкәт итүче барлык пилотсыз системалар комплексы турында бара. Россия Оборона министрлыгы әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүче хәрбиләр өчен контракт шартларын киңәйтте», – диде ул.
Андрей Козлов сүзләренә караганда, Пилотсыз системалар гаскәренә алынучы хәрбиләр ике айлык әзерлек узачак. «Контрактта сынау вакыты да билгеләнгән. Төп шарт – Пилотсыз системалар гаскәрендә генә хезмәт итү. Хәрбиләр башка частьләргә күчерелмәячәк», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез