Газетага язылу

Татарстанда Россия-Кытай алдынгы технологияләр университеты булачак

Татарстанда “КРУТЕХ” (China-Russia University of Advanced Technologies) дип аталачак Россия-Кытай алдынгы технологияләр университеты булачак.

Бу хакта “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV халыкара форумында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов әйтте.

Университет булдыру турындагы меморандум 2026 елның май ахырында Россия Президенты Владимир Путинның Пекинга визиты барышында имзаланган.

“Проектның статусы иң югары дәүләт дәрәҗәсендә”, – диде Альберт Гыйльметдинов. Татарстан ягыннан проектның координаторы булып Казан федераль университеты тора.

Беренче гамәли адым буларак, консорциум имзаланачак. Анда Татарстанның әйдәп баручы техник югары уку йортлары керәчәк. Алар яңа белем бирү проектын гамәлгә кую өчен Кытайның Шаньдун провинциясе университетлары консорциумы белән берләшәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре