Хәзерге вакытта 48 яшьлек ир-ат – РКБның реанимация бүлегендә.
Кама Тамагы районында котчыкмалы самолет һәлакәтендә исән калган бердәнбер кеше – 48 яшьлек ир-ат Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә. Бу хакта “KazanFirst” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә таянып яза. Табиблар аның хәлен, авыр, дип бәяли.
Медиклар кирәкле барлык оператив чаралар күргән. Һәлакәт кичергән ир-атны дәвалауга төрле табиблар җәлеп ителгән. Ул тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүендә.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига чәршәмбе – 10 июльдә Кама Тамагында килеп чыккан. Җиңел моторлы ял самолеты кемпинг тирәсендә һәлакәткә юлыккан. Анда пилот һәм өч пассажир булган. Бары тик бер пассажир гына исән калган. Пилот, хатын-кыз һәм 11 яшьлек кызның гомере өзелгән.
Исән калган ир-атны санавиация белән РКБга алып килгәннәр. Идел буе транспорт прокуратурасы килеп туган хәл буенча тикшерү оештырган. Җинаять эше кузгатылган.
Һәлакәткә юлыккан самолет хуҗасы – Степан Смирнов. Ул берничә ел республиканың кайбер районнарында ял-экскурсия очышлары оештырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез