Күрше Удмуртиядә соңгы 12 айда бәяләр 0,5 процентка арткан (54,2 мең сум), ә Башкортстанда өчтән бер өлешкә диярлек, 39,6 меңгә сумга кадәр кимегән.
Россия буенча шәхси йортларны арендалау бәясе уртача 18 процентка, 47 мең сумга кадәр кимегән.
"Йортларны арендалау базарында бәя үзгәреше булды. Узган елда ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгару аркасындагы ихтыяҗ артып, 26 процентка бәяләр күтәрелгәннән соң, быел "суыну" күзәтелә. Югары керемгә исәп тоткан милекчеләр объектларны берьюлы чыгардылар, бу тәкъдимнәрнең 72 процентка үсүенә китерде. Күпчелек төбәкләрдә фатирларга сорау арту йортларга аренда ставкалары кимүгә китерде», - дип шәрехләде тикшеренү нәтиҗәләрен «Мир квартир» порталы генераль директоры Павел Луценко.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез