Татарстанда соңгы биш ел эчендә (2018 елдан башлап) Иделгә агызыла торган пычрак су күләме 27,4 процентка кимегән. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгече Елена Закирова әйтүенчә, «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысасында тиешле чаралар күрү нәтиҗәсе бу. Аерым алганда, Яшел Үзән районының Карамалы Тау, Васильево бистәләрендә чистарту корылмалары төзелгән, Казанда «Водоканал» корылмалары реконструкцияләнгән.
2014 елдан 2022 елга кадәр судан барлыгы 336 проба алынган. Белгечләр Иделне бигрәк тә марганец һәм тимер матдәсе пычратуын ачыклаганнар. Шулай ук бакыр, нитрит, цинк кебек матдәләрнең да рөхсәт ителгәннән күбрәк булуын билгеләгәннәр. 2024 елга кадәр «Иделне савыктыру» проектын гамәлгә ашыру өчен 22,3 миллиард сум (шул исәптән 15,5 миллиарды – федераль бюджеттан) таләп ителә. Проект кысасында республикада тагын 13 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү, бөек елганы пычрату куркынычы тудырган ике объектны юкка чыгару күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез