Шөкер, җәй айлары белән чагыштырганда, бәяләр кайдадыр – 1, кайдадыр – 2, хәтта 3 сумга да күтәрелгән районнар бар. Шулай итеп, әлегә Татарстан буенча шәхси хуҗалыкларда җыела торган сөтнең уртача бәясе – 33,99 сум. Иң югары бәя Нурлат (литры 36,96 сум) һәм Алексеевск районнарында (39,75 сум). Иң түбән хак Тукай (32 сум) һәм Аксубай районнарында (32,43 сум).
Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Илдус Ибраһимовның (исеме үзгәртелеп бирелде) хуҗалыгында дүрт сыер бар.
– Бездә сөт бәяләре яхшы. Соңгы айда 33 сумнан 35 сумга күтәрелде. Күрше авыл кешесе җыя. Үзе җыя, үзе эшкәртеп сата. Көнаралаш җыя да, акчасын икегә бүлеп түли. Болай торганда яхшы әле. Җәен дә башкаларга караганда кыйммәтрәк бәядән түләде ул. Кешедә 27 сум булса, бездә 28 сум иде, – ди ул.
Илдус Ибраһимов әйтүенчә, сыер тоту отышлы.
– Печәнне үзем әзерлим, ә ашлыгын сатып алабыз. Исәпләп караганым булды, печәнне сатып алган очракта да оттыра торган түгел. Бер үгезне 130–140 мең сумга сатам да, дүрт сыер һәм шуларың бозауларын асрап чыгарга җитә. Сөт акчасы ай саен хезмәт хакы алган кебек бара. Итне дә төрле кеше төрле бәядән сата. Без әле шушы көннәрдә дә мал суеп саттык. Арткы ботын – 530 дан, алгы ботын 520 дән алдылар. Кыйммәтрәккә җибәрүчеләр дә бар. Тик минем клиентларым даими булгач, бәяләрен арттырмыйм. Алар да, мин дә канәгать, – диде Илдус Ибраһимов.
Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч кебек районнарда сөт бәяләре башка районнар белән чагыштырганда һәрвакыт түбәнрәк йөрде. Редакциягә дә иң күп зарлар шушы район халкыннан килә торган иде. Бу юлы, ни гаҗәп, Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов безне сөендерә алды.
– Райондагы уртача бәяләр республиканыкыннан да югарырак хәзер: 34,90 сум. Кайбер авылларда 37 сумга җитә, – диде ул. – Сәбәбе: яңа эшмәкәр егет керде. Алмаз Сәлахов сөтне Апас һәм Кайбыч районнарыннан да җыя. Киләчәктә кооператив төзү исәбе бар. Эшмәкәргә аерым бина бирдек, эшләр өчен уңайлыклар тудырдык. Алмаз кергәндә үк бәяне югары куйды. Сентябрьдә башка җыючылар 32 сум түләгәндә, егетләр 35 сум белән керде, менә хәзер 36 сумга күтәрделәр. Көндәшләре дә тик тормый, халыкны кулдан ычкындырасылары килми. Алар да көндәшлек шартларында бәя күтәрә башлады.
Сөт бәяләрен күтәрә алсалар да, әлегә яңа эшмәкәргә халыкның ышанычын яулап алу күпкә авыррак бирелә икән.
– Әлеге вакытта авылларда үзара салым буенча җыеннар уза. Үзебез дә барып, кешеләр белән күрешеп, сөйләшеп, аңлатып кайтабыз. Тик халык яңалыктан курка әле. «Инде ничә еллар шушыңа тапшырдык, яңа кешегә күчү яхшы түгел», – дип әйтәләр. Ышанып бетмәүчеләр дә бардыр. Тик бу кеше районга «эшлим» дип килде. Үзеннән никадәр чыгым чыгарып, кабул итү урыннарын булдырды, машиналар сатып алды. Сөт күләмен арттыра алсалар, бәяләрне тагын да күтәрербез, дигән сүзе дә бар. Ләкин, әйткәнемчә, халык сөтне бер өйрәнгән кешеләренә бирүне дәвам итә әле, – диде Тәлгать Халитов.
Баулы районында да хәлләр зарланырлык түгел. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов сүзләренчә, бәяләр һәр өч ай саен артып бара.
– Шәхси хуҗалыкларның да кәефләре яхшы. Сыерларын бетерергә җыенган кешеләр юк. Районда әлеге вакытта шәхси хуҗалыкларда 3300 сыер бар. Сөткә иң югары бәя – 42 сум. Җәен бәя бер тирәдә торган иде, август ахыры–сентябрь башында күтәрелә башлады. Мондый бәя торганда, мал тотарга да, эшләргә дә була әле. Инде төшмәсен, дип кенә телибез, – диде ул.
Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында 3–4 гаилә күп итеп мал тота. Сыерлары да ишле, унлап баш. Бәхетләренә, соңгы айда сөт бәясен 35 сумга күтәреп куйганнар. Узган айда 30 сум гына булган.
– 150 литрдан күбрәк тапшыручыларга артыграк итеп түли иде. Менә анысын бетерде, аның каравы ай саен сөтнең литрына 35 сум түләп барачак. Шунда ук 5 сумга күтәреп куйгач, канәгать инде без, – диде шушы авылда яшәүче Фәннүр абый. – Безнең уннан артык сыерыбыз бар. Шуңа күрә күп сатабыз, күп керә, шул ук вакытта чыкканы да күп. 2023 елда сөт бәясе 15 сумга төшеп, халыкның кәефен бөтенләй төшереп бетергәннәр иде бит. Терлеге аз булганнарга асрап җәфаланып та торасы калмады. Безнең кебек сыерлары күп булганнарга сизелсә дә, авырлыгы ул дәрәҗәдә үк зур булмады.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез