Тиешле закон проектын бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хуплады, дип яза Татар-информ.
«2024 елдан башлап, республика законнары нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучы затларга, аларның тормыш иптәшләренә, ата-аналарына һәм балигъ булмаган балаларына социаль ярдәм чаралары, аларның салым бурычлары булу-булмавына карамастан, бирелә», – дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.
Ул бу категория гражданнар арасында социаль ярдәм чараларын алучыларның 37сенең бурычлары барлыгын ачыклады.
Комитет ТР Дәүләт Советына «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында»гы законга үзгәрешләр кертүче закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Бутаева шулай ук республикада хезмәт ветераннарына, ТР дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, реабилитацияләнгән гражданнарга, тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы гаиләләргә һәм башка ташламалы категория гражданнарга, аларның салым бурычлары булмаганда, социаль ярдәм чаралары күрсәтелүен сөйләде.
«Бу категориядә социаль ярдәм чараларын алучылар 443 мең кеше тәшкил итә, аларның нибары 2 меңенең генә салым бурычлары бар. Республиканың ташламалы категориядәге кешеләре салымнарны шактый актив түлиләр һәм бурычлары да диярлек юк», – дип ассызыклады ул.
:
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез