Белгечләр бу хакта яздан бирле кисәтеп килә инде. Циклга бәйле күтәрелешне алдан фаразлап, кимерүчеләргә кышлар өчен уңай шартлар булуын ассызыклап кисәтергә тырышсак та, тычканнар саны күп булу сәбәпле инфекцияне йоктыру очраклары да арта.
– Профилактика чаралары турында сөйләп торсак та, әле дә шул урманда йөргәндә, бакчада йоктыралар. Авыручы хастаханәгә эләгеп анамнез җыйган вакытта аның урманда таныш булмаган сулыктан су эчкәне, юмыйча җиләк ашаганы, пикник оештырып, ашар алдыннан кул юмаганы ачыклана. Шәхси профилактика чаралары сакланмый, кеше җиңел карый, – ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.
Тычкан бизгәгенә каршы вакцина юк, бөтен ышаныч шул шәхси саклану чараларына кайтып кала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов сүзләренчә, вирусның үзен дәвалау мөмкин түгел. Бары тик аның симптомнарына каршы гына дәва алып була. Бөерләргә килгән зыян аркасында исә бөтен организм зур авырлык кичерә. Тычкан бизгәгеннән саклану өчен төп кагыйдәләрне искә төшерделәр: авызга юылмаган җиләк-җимеш, кыяклар капмаска, таныш булмаган чишмәләрдән су эчмәскә, һәрвакыт кул юып йөрергә. Дачаларны, бакча йортларын кимерүчеләргә каршы эшкәртү дә артык булмас.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез