Атлар, сыер-сарыклар, этләрдән соң чират бал кортларына да җитте. Быел Татарстанда умарталарны да исәпкә ала, терки башладылар. Бу эш 1 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Өлгермисең икән – штраф салалар. Бу эш нәрсә өчен кирәк һәм халык нәрсәне белеп торырга тиеш? Умартачылар үзләре ни ди? Шул хакта аңлатабыз.
Һәр корт исәптә
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов аңлатуынча, умарталыкларны исәпкә алу һәр умарта оясына махсус номерлар язылган биркалар урнаштырудан гыйбарәт. Әлеге эшләрдән бер генә умартачы да читтә калырга тиеш түгел, ди җитәкче. Ни өчен кирәк соң бу?
– Беренчедән, теркәү бал кортларының сәламәтлеген саклау һәм продукция сыйфатын тәэмин итү өчен кертелә. Умартачылар салымнан курка, дигән сүзләр дә килеп иреште. Алар өчен яңа түләүләр кертү планлаштырылмый, борчылмасыннар. Бу исәпкә алу бары тик ветеринария контроле өчен генә кирәк. Әлеге таләпләр умарталарның урнашуын исәпкә алып, аларның санитар-ветеринар иминлеген тәэмин итү, сатыла торган товарның сыйфатын күзәтеп бару өчен кирәк. Моннан тыш, кайбер умарталыкларның кайда урнашуларын белеп бетермәү аркасында, пестицидлар белән агулау куркынычы бар. Исәпкә алган очракта, кайда нинди умарталык урнашканлыгын белеп булачак, һәм эшләрне башкарыр алдыннан умартачылар кисәтеләчәк, – дип тынычландыра Илдар Нугуманов.
Идарә башлыгы урынбасары әйтүенчә, киләчәктә бу теркәлүләр авырулар булган төбәкләрдән бал кортларын алып кайтуны да күзәтеп барырга мөмкинлек бирәчәк.
Күпчелек районнарда бу эшләр актив алып барыла. Әйтик, август башына булган мәгълүматлар буенча, Сарман районы инде барлык умарталыкларын да (1175 оя) теркәп бетергән диярлек. Алексеевск (1116), Спас (1130), Азнакай (1569), Мөслим (1288), Әгерҗе (1116), Кукмара (1536) районнарында да күрсәткечләр югары. Ә менә Мамадыш, Чүпрәле, Теләче, Тәтеш һәм Лениногорск районнары әлегә бик сүлпән эшли икән.
Әтнә районы ветеринария берләшмәсе терапевты Газинур Нигъмәтҗанов сүзләренчә, районда әлеге эшләр июльдә башланган. Шушы вакытка 560 умарта гаиләсе теркәлгән, бу – барлык умарталыкларның 67 проценты дигән сүз.
– Авыл җирлекләре мәгълүматлары буенча, безнең шәхси хуҗалыкларда – 744, күмәк хуҗалыкларда 86 баш умарталык бар. Бу юнәлештә алга таба да эшләүне дәвам иттерәбез. Умартачылар төрлечә кабул итте. «Тиеш» дип кабул итүчеләре дә, икеләнеп калучылары да, бөтенләй теркәлергә теләмәүчеләре дә бар. Һәр яңалык авырдан кабул ителә инде. Эт, сыерларны теркәгәндә дә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Миңа калса, бал кортлары санын, урнашуларын, авыруларын белеп торуның начарлыгы булмас. Исәпкә алу товар сыйфатын контрольдә тотар өчен дә яхшы булыр, – диде Газинур Нигъмәтҗанов.
Теркәлергә ярамый калдырырга
Әлеге яңалыкны республика умартачылары да төрлечә кабул иткән. Күңелләрендә төрле шик булганнар да, бик җиңел кабул итүчеләр дә бар. Күпчелеге, салым салырлар, дип шикләнә.
– Менә шул мәшәкатьләр белән йөргән көннәребез. Ветеринария берләшмәсенә гаризаны, анализларны тапшырдык. Документларны әзерләп бетергәч, үзләре чакырып алырга тиеш, – диде Кукмара районының «Кукмара балы» кооперативы җитәкчесе Таһир Бариев. – Яшермим, үземдә дә, умартачылар арасында да төрле фикерләр бар. Башкалар, салым түләтерләр, дип шикләнә. Моңа кадәр итек басучыдан да, бал аертучыдан да салым түләткәннәре булмады, тик умартачы гомер буе шуннан куркып эшләде. Яшьләр: «Кирәк икән, димәк, эшлибез», – дип тотынды. 5–6 гына оя асраган бабайларга паспорт та, цифрлаштыру да кирәкми, алар үзләре өчен генә яши. Үзе өчен генә тотучыларны мәшәкатьләп тә торасы түгел югыйсә, тик закон буенча, алар да теркәлергә тиеш.
Аның сүзләренчә, теркәү системасы камил түгел, умартачылыкның нечкәлекләре күп. Сыерны бастырып куясың да колагына чип кигертәсең. Ә монда кеп-кечкенә кортлар турында сүз бара.
– Бал кортлары – тиз үрчи һәм тиз үлә торган җан ияләре. Язын 50 оя булса, көзен 70, яки киресенчә булырга мөмкин. Аннан соң, корт бер оядан икенчесенә күчә икән, ветеринария берләшмәсенә хәбәр бирергә кирәк. Аерып, икегә бүленгән очракта да, хәбәр итәргә кушалар. Безнең моңа вакыт юк. Моңа кадәр дә ел саен якынча күпме оя барлыгын гыйнварда сораша иделәр инде. Тик ул чагында хуҗасы кышны ничә умартасы исән чыгасын белеп тә бетерә алмый. Билгеле инде, саннарын киметеп яздыра. Шуңа күрә мәгълүматлар бик үк дөрес тә булып бетә алмый, – ди умартачы.
Каршылыклы фикерләре булса да, әлеге үзгәрешләр кирәкле эш, дип саный Таһир Бариев.
– Ныклап торып уйлаганда, исәпкә алуның начарлыгы булмас. Бөтен мәгълүматлар бер урында туплана, дигән сүз бит бу. Умарталыкның кайда урнашуын белеп торулары да яхшы. Ялган бал, Үзбәкстаннан кергән умарталарга каршы көрәшер өчен кулай булыр. Дөрес итеп башкарган очракта кирәкле эш, дип саныйм. Без биркаларны умарталыкка берне куярга кирәк, дип тәкъдим иткән идек. Шулай эшләгәндә кирәкле мәгълүматларны тапшыру уңайлырак булыр иде шикелле. Тик бирканы һәр ояга куярга хәл иттеләр. Умартачыга өстәмә мәшәкать булса да, яңалыктан куркырга кирәкмидер. Башкача алга барып булмый, цифрлаштыру бара икән инде, без генә читтә калмабыз, – диде ул.
Теләче районының Күкчә авылында яшәүче Нияз Сабирҗанов хуҗалыгында 300 умарта оясы бар. Алар инде язын ук теркәлә башлаган.
– Без – тәртипле умартачылардан. Умарта саны күп булгач, моның белән кәсеп иткәч, без инде озакка сузмадык. Үзгәрешләрне дә сыкранмыйча гына кабул иттек, чөнки болай да рәсми төстә эшли идек. Шуңа күрә әлегә бер начар ягын да сизмәдек. Ник умартачылар дәррәү килеп купты, каршы килә икән, дип кенә аптырадым. Бәлки 20–30 оя тотучылар салымнан куркадыр – әйтә алмыйм. Чөнки биркалары да артык кыйммәт түгел, әллә ни күп акча да чыгарасы юк. Әлегә 100 ояны теркәдек. Аларга биркалар 3 мең сумга чыкты. Шуңа күрә куркырлык сәбәбен күрмим, – диде Нияз.
Умарта ояларын теркәү өчен нишләргә?
- Яшәгән җирдәге ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итәргә;
- гариза тутырырга;
- умарта оялары санын, урнашу урынын күрсәтергә;
- шәхси мәгълүматларны бирергә;
- һәр ояга Россельхознадхор биргән номерны сатып алып теркәргә.
Район ветеринария оешмасы хезмәткәрләре «Хорриот» системасына бу теркәлгән ояларның номерларын кертә.
Теркәлмәгән очракта ни була?
Мондый очракта административ штраф салу ихтималы бар.
Физик затларга: 500–1000 сум
Вазыйфаи затларга: 3000–5000 сум
Юридик затларга: 10 000–20 000 сум
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез