Һәлак булган йөртүче югалган һәм зыян күргән балаларны эзләүче волонтер булып чыккан.
Бүген Татарстанда Алексеевск-Биләр юлында бик зур фаҗига килеп чыккан. “Лада” автомобиле, “чыгымчылап”, юл кырыена төшеп капланган. Машинаның тәрәзәләре ватылган, түбәсе һәм капоты сытылган. Фаҗигадә 29 яшьлек йөртүче ир-атның һәм 24 яшьлек пассажир кызның гомере өзелгән.
Моннан тыш машинада тагын 4 кеше, шул исәптән 2 бала булган, алар хастаханәгә озатылган. “KazanFirst” агентлыгы үз чыганагына таянып хәбәр иткәнчә, машина йөртүченең кем икәнлеге ачыкланган. Михаил Дю Татарстан Республикасында югалган һәм зыян күргән балаларны эзләүче волонтер булган. Аның белән бергә сөеклесе дә җан биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез