Татарстанга килеп киткән 3 көнлек кунаклар саны 100 меңнән арткан

Бәйрәм чоры – 2–4 ноябрьдә Татарстанга 103,8 мең кунак килеп киткән.

Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, сәяхәтчеләрне республиканың мәдәни һәм тарихи урыннары, шулай ук «Казань. Путешествие в прошлое» фестивале җәлеп иткән. Сүз уңаеннан, әлеге фестиваль 10 меңнән артык тамашачыны җәлеп иткән.

 

Туристларның күбесе (65,9 мең кеше) Казан Кремлен сайлаган. Свияжск утрау шәһәре икенче урынга чыккан: анда 25 мең кеше булып киткән. Байтак кына кунаклар тарихи шәһәрләр: Алабуга (6,4 мең кеше), Болгар (4607), Чистай (922), Тәтеш (486) белән танышуны хуп күргән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре