Зәй шәһәр суды, прокуратура бәяләмәсе нигезендә, хакимият вәкилен хурлаган өчен хөкем ителүченең сынау срогын озайтты. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләнгәнчә, 2022 елның сентябрендә ир-ат хакимият вәкилен хурлаган өчен хөкем ителгән. Аңа 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Шартлы җәза үтәү вакытында ир-ат җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда булган, шуның өчен аны административ җаваплылыкка тартканнар. Шуңа бәйле рәвештә суд ир-атка сынау срогын 1 айга озайтты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез