Почта операторының элемтә үзәге яңа цифрлы платформа ярдәмендә халыктан һәм оешмалардан алынган мөрәҗәгать-хәбәрләрне эшкәртә. Бу хакта “Татар-информ” компаниянең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Россия Почтасы белгече Дахир Семенов әйтүенчә, соңгы өч айда клиентларның социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша мөрәҗәгатьләре ике тапкыр арткан. Клиентлар белән аралашуны гадиләштерү өчен махсус ярдәмче – MAX мессенджерында бот булдырылган. Ул хат яки посылка җибәрергә, бүлеккә язылырга яки курьер чакыртырга ярдәм итә. Кирәк булганда, мөрәҗәгать-хәбәр элемтә үзәге хезмәткәренә тапшырыла, дип аңлаткан Семенов.
Яңа платформа Россия Почтасының барлык онлайн-каналларын – сайтын, мобиль кушымтасы, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрдәге чатларын берләштерә. MAX мессенджерына үтеп керү операторга илебезнең популяр сервисы аша клиентлар белән элемтәдә тору мөмкинлеге бирә.
Моңа кадәр мәгълүм булганча, MAXтан файдаланучылар саны 55 миллионнан арткан. Татарстанда өй чатларының 61 проценттан артыграгы үзебезнең мессенджерга күчерелгән.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез