«Әгәр хәрби хезмәткәр Татарстаннан армиягә хезмәт итәргә киткән икән, анда ул контрактка кул куя һәм барлык ташламаларны һәм түләүләрне ала ала. Аның хезмәте берничек тә үзгәрмәячәк, тик ул контракт буенча хәрби хезмәткәр булачак, ә тәмамлангач шулай ук хәрби билет алачак», – дип аңлатты Егор Горячев.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар – бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында тулырак мәгълүматны 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча белергә мөмкин, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез