Ул котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн дәвам итәчәк. Сәбәп нидә? Белгечләр вазгыять турында ни уйлый һәм нинди чаралар күрергә планлаштыра?
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, ел башыннан унсигез районда котыру авыруының 29 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен: узган ел ундүрт районда 21 очрак булган иде. Иң күбе Актаныш һәм Минзәлә районнарында. Аларның һәркайсында өчәр очрак теркәлгән. Хайваннар санына килгәндә, 2025 елда котыру авыруы биш песидә ачыкланган иде. Хәзерге вакытта исә унике песи, сигез эт һәм биш төлкенең авыруы билгеле.
Шундый очракларның берсе октябрь башында Тукай районының Калмаш авылында һәм Яңа Бистәсендә була. Монда песи бер хатын-кызга һәм ир-атка ташланган. Тикшерү нәтиҗәләре хайванның авыру икәнлеген күрсәткән.
– Песинең ничек, кайчан зарарлануын әйтә алмыйбыз. Төлкедән булырга тиеш, дип фаразлыйбыз, ләкин авыру җәнлекне тапмадык. Шуңа күрә авыл халкына аеруча сак һәм игътибарлы булырга киңәш иттек. Шул көннәрдә үк авыру ияртү куркынычы булган барлык хайваннарга (эт, песи һәм малларга) прививка ясалды. Песи тешләгән апага һәм абыйга медицина ярдәме күрсәтелде, алар үзләрен яхшы хис итә. Әлегә бездә карантин дәвам итә, – ди Калмаш авыл җирлеге башлыгы Денис Балмышев.
Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, бу хәлләр тулысынча контрольдә тотыла.
– Узган кыш кар күп булды. Шуңа күрә төлкеләрнең төп азыгы – тычканнар бик каты үрчеде. Котыру авыруы очракларының узган елгыдан күбрәк булуының бер сәбәбе шул. Моннан тыш, йорт хайваннарына, эт һәм песиләргә вакцина салган вакытта малларын күрсәтмичә яшереп калдыручылар да бар. Минзәлә районында бозау шул сәбәпле авырды да инде. Шуңа күрә барыбыз да уяулыкны сакласак иде, – ди ветеринар.
Котыру авыруы артуның тагын бер сәбәбе – төлкеләрнең санын тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмау.
– Кыргый табигатьтә котыру авыруын таратучылар – төлкеләр. Алар бернидән дә курыкмыйча кешеләр янына – авылларга килеп, юлына очраган эт һәм песине тешли. Алары исә кешеләр арасында йөри, – ди ул. – Элек без төлкеләрнең санын контрольдә тота идек. 2023–2024 елларда бер тапкыр да котыру авыруының ачыкланмавы шуның нәтиҗәсе булды. Ә бит 2021 елда – 23, 2022 елда 7 очрак теркәлгән иде. Чагыштыру өчен: 2015 елда кыргый хайваннар арасында котыру авыруының 145 очрагы ачыкланды, Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан әлеге җәнлекләрне ату эше бара. Быел алар инде 6 меңнән артык җәнлекне аулады. Ләкин хәлләр болай булгач, төлкеләрне тагын да күбрәк атарга кирәк, тик бу эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарылмый кебек.
Сакланганны саклармын, дигән. Билгеле булганча, котыру авыруы үзәк нерв системасын каты зарарлый. Шуңа күрә белгечләр профилактика чараларын һәрдаим башкарып торырга кирәклеген искә төшерә. Мондый очраклар булмасын өчен, хайваннарны теркәргә һәм вакцинаны вакытында салдырырга кирәк. Прививканы бушлай ясыйлар. Моннан тыш, кыргый һәм караучысыз хайваннар белән аралашудан сакланырга кирәк. Төлке, бурсык яки үзен сәер тоткан башка кыргый хайванны очраткач, ул кешеләрдән качмый, ә киресенчә, якын килә икән, димәк, монда шикләнергә урын бар.
Моннан тыш, котыру авыруының кешеләргә дә күчү ихтималы бар. Ул шуның белән куркыныч та. Кешене паралич сугарга, көзән җыерырга мөмкин. Бугазы параличлану сәбәпле, авызына су яки ризык та каба алмый. Авыру хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә саклану чараларын күрергә кирәк.
– Ул авыру хайван кешене тешләгән, тырнаган очракта йогарга мөмкин. Шулай ук котырган хайванның селәгәе тән тиресенә, күзгә, авызга, борынга тигән очракта да күчүе бар, – дип аңлата табиб-инфекционист Наилә Дроздова.
Табиб казанлыларны парклардагы тиеннәр белән очрашкан вакытта та сак булырга өнди. Чөнки әлеге авыру тиеннәрдә дә очрарга мөмкин.
– Парклардагы тиеннәрне олылар да, балалар да кулдан ашатмасын иде. Бу бик куркыныч. Тиен – вирус таратырга мөмкин булган җәнлек. Тешләгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, – ди ул.
Карантин вакытында нәрсә эшләргә ярамый?
Ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела.
Кыргый яки хуҗасыз эт тешләгән очракта нишләргә?
– Яраны юарга һәм спирт яки антисептик белән эшкәртергә.
– Тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә.
– Кирәк булса, табиб прививка курсын билгеләячәк.
– Прививканы 3–6 тапкыр 90 көн дәвамында ясыйлар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез