Ул бик яхшы укучы! Идел буе дәүләт, физик культура, спорт һәм туризм университетында республика, илкүләм, халыкара олимпиада җиңүчеләре, призерларын бүләкләделәр. Казандагы 2 нче лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин республиканың «Ел укучысы» булып танылды. Яшьләрнең «иң-иң»нәре белән сезне дә таныштырырга булдык.
Гыймран Абдуллин, халыкара олимпиада җиңүчесе
Гыймран – Башкортстан егете. Ул 6 нчы сыйныфтан башкаладагы 2 нче лицей-интернетта торып белем алган. Информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында берничә тапкыр призер һәм җиңүче булган. 2023 һәм 2024 елларда IOI халыкара олимпиадасында алтын медаль яулый. Үзе әйтмешли, олимпиадаларда катнашырга һәм җиңәргә ярата. «БДИ турында уйламадым. Миңа берни дә бирми ул», – ди Гыймран.
– Син инде олимпиадаларда җиңеп, миллионер булып беткәнсеңдер? – дип тел төбен дә тарткалап карадык.
– Күпме эшләгәнемне санаганым юк. Шактый. Акча тынычлыкны ярата, диләр бит. Башың эшләсә, акчаң күп була, – диде ул, елмаеп.
Егет үзен даһи дип санамый. Әмма башлы булуы белән килешә. Шулай да, тормышта акылга караганда, кыенлыкларны җиңә белү мөһимрәк, ди. Укырга ярата. Соңгы өч айда уннан артык китап укыган. Футбол белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Нинди һөнәр сайлыйсын әле хәл итмәгән. Шулай да җәмгыятькә файдалы кешесе буласы килә егетнең. Казанда калырга җыенмый. «Читтә укып, Татарстанга күбрәк файда китерә алам», – ди ул.
Ел укучысы булу аның өчен – зур дәрәҗә. «Безнең барлык җиңүләребез уртак, – дип, Гыймран сәхнә түреннән яшьтәшләренә матур теләкләр теләде. – Без озын юл уздык. Ун елдан соң әлеге барлык җиңүләрне балачактагы бер мәзәк итеп искә алуыгызны, җәмгыять белеме буенча олимпиада дипломының булачак Татарстан Рәисе биографиясендә кереш булуын телим. Ә «Википедия»дәге Нобель лауреаты турындагы мәкаләдә халыкара олимпиадада алынган медаль бары бер җөмлә белән генә телгә алынсын. Без бөек эшләр башкара алабыз. Әйдәгез, бергәләп, безнең олимпиадаларда җиңүләрнең соңгы зур казаныш түгел икәненә ышаныйк».
Алинә Шакирова, Мөслим районы укучысы:
– Соңгы дүрт ел эчендә «копилка»да – 29 диплом: 6 җиңү (2 халыкара, 4 республика олимпиадасы) һәм 23 призлы урын (1 халыкара, 22 республика олимпиадасы). Мин төрле фәннәрдән бәйгеләрдә катнаштым. Геология, физика, математика да бар анда, рус һәм татар телләре, Татарстан тарихы да. Мәктәптә «5ле»ләргә генә укыдым. Башта миндә «отличник синдромы» дигән нәрсә бар иде. «4ле» алсам, кәеф төшә иде. Әмма 10 нчы сыйныфта мин бу хисне җиңдем. Билгеләрне тыныч кабул итәргә өйрәндем. КАИга IT юнәлеш буенча укырга керәсем килә. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү вузларына да документларны тапшырырга җыенам.
Ильяс Гарипов, Казанның «Адымнар» күптелле комплексы мәктәбе укучысы, быел татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың гран-при иясе:
– Быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйм. «Ж» сыйныфында укыдым. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бик яраттым. Туган телемә, милләтемә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен татар теле укытучым Рамил Ханнановка рәхмәт. Әнием дә татар фәне өлкәсендә борынгы мирасыбызны барлау, саклау өчен тырыша. Миндә дә кулъязма мирасыбызга хөрмәт тәрбияләде. 7 нче сыйныфтан бирле татар теле буенча олимпиадаларда катнаштым. Бу тәҗрибә татар теле буенча халыкара олимпиадада быел гран-при яуларга ярдәм итте. Туган телдә сөйләшү гаиләдән башлана. Гаилә – туган телне, милләтнең рухи байлыгын саклау һәм киләчәккә тапшыруның төп юлы.
1 нче сыйныфтан бирле көрәш белән шөгыльләнәм. Шушы еллар эчендә көрәш мине ныгытты, үстерде, чыныктырды, олы тормышка әзерләде. Күп авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Егылган чаклар да булды, җиңүләрем дә күп. Җиңелмәгән кеше җиңүләрнең кадерен белмидер дә ул.
Азалия Вәлиуллина, Чаллының «Калкан» мәктәбе укучысы:
– Кадетлар мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамладым. Бар билгеләрем дә – «5ле»ләр. Сыйныфта үзем генә «отличник». Һәр яктан үрнәк булырга тырышам. Математика ошый. Быел әлеге фәннән республика олимпиадасында җиңдем. Физика, рус теленнән дә бәйгеләрдә катнаштым. Әмма әлегә җиңүләрем юк. Буш вакытымда инглиз телен өйрәнәм, биим, рәсем ясыйм. Бар яктан да камил булырга тырышам. Прокурор буласым килә.
Анастасия Гришина, Түбән Каманың 32 нче гимназиясе укучысы:
– Технология дәресләренә аеруча мәхәббәт минем. 6 нчы сыйныфта укытучым Елена Гаранина тырышлыгымны күреп, олимпиадаларда катнашырга тәкъдим итте. Шул елны ук призер булдым. Ел саен белемнәрем арта барды. Берничә ел рәттән бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладым. Төрле конференцияләрдә катнашып, беренче урын яуладым. Киемнәр коллекциясе уйлап табу да ошый. Әлеге фәннән олимпиада биремнәре авыр, әмма кызык. Сорауларга җавап бирәбез, проект яклыйбыз. Быел күлмәк тегәргә һәм декорлар уйлап табарга туры килде. Монда инде фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Проектлар технология фәненә бәйле проблемаларны хәл итәргә булыша. Санкт-Петербург дәүләт технология сәнгате һәм дизайн университетына укырга керәсем килә.
Алмаз Һадиуллин, Бөгелмә лицей-интернат укучысы:
– 6 нчы сыйныфта укыганда бик күңелсез була башлады. Нишләргә белми аптырап йөрдем дә химия белән мавыга башладым. «Олимпка юл» бәйгесендә химиядән быел җиңүче булдым. Узган ел илкүләм ярышта җиңгән идем. Мәктәптә «5ле»ләргә генә укыйм. Начар билге дә алганым бар. Анысы сирәк эләгә. Алгебра – яраткан фәнем. Киләчәктә табиб буласым килә. Әмма әле алда – 10–11 сыйныфлар. Гитарада уйныйм, яраткан җырларымны җырлыйм. Спорт белән дә шөгыльләнәм. Баскетбол, футболга йөрим. Теләгән шөгылемә һәрвакыт вакыт табам. Татар телен дә өйрәнәм. Атнага өч дәрес керә. Әле телне шомартасы бар. Татарстанда яшәгәч, телне белергә кирәк.
Михаил Трофимов, Лаеш районының Усад мәктәбе укучысы:
– 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Унынчы сыйныфта калачакмын. Быел «Олимпка юл» бәйгесендә информатикадан җиңдем. Бу – беренче зур җиңүем. Моңа кадәр районда узган конкурсларда гына катнаштым. Математиканы яратам, ә менә гуманитар фәннәр белән дус түгел. Программист буласым килә. Рәсем ясыйм. Иҗат кешесе мин.
Белешмә
Быел 12 мең укучы төрле олимпиадаларда катнашкан. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында быел Татарстаннан 558 егет һәм кыз белемен күрсәткән. Шуларның 55 е – җиңүче, 210 ы – призер. Бу узган ел белән чагыштырганда 21 призлы урынга күбрәк. Республика илкүләм ярышларда җиңүчеләргә – 200 мең сум, призерларга 100 мең сум акча бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!






Фикер өстәү
Фикерегез