Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре: Минтимер Шәймиев янына бервакытта да шәхси гозерем белән кергәнем булмады

Рәис Сәетов, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:

–  Минтимер Шәймиев 1962 елда Минзәләдә «Сельхозтехника»  идарәсе башлыгы иде. Без – институт тәмамлап кайткан яшь инженерларны  шунда яңа хезмәткә билгеләделәр. Мине 1967 елда, Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән, Минзәләнең авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп күчерделәр. Аннан аны Казанга алдылар. 1972 елда мине Минзәләдә «Сельхозтехника» идарәчесе итеп куйдылар. Бу вазыйфаны тугыз елдан артык алып бардым. Эшләгән чорда, Казанга баргач, аның янына кереп чыкмый калмый  идем инде. Ул башта обкомда, аннан соң мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булды. Кайсы гына эшкә алынса да, җентекләп өйрәнеп, тәҗрибәләр үткәрә, яңалык кертә иде. Басуларда сугару өчен «Волжанка», «Фрегат» машиналарны куллану, тагын әллә никадәр яңалыкның башында ул торды. Аннан мине авыл хуҗалыгы идарәсенә күчерделәр, анда инде Минтимер Шәрипович белән тагын да ныграк бәйләнештә эшләдек. Сөйләшеп утырганнан соң һәрвакытта да: «Үзеңнең  соравың юкмы?» – ди иде. Мин аның янына гел хөкүмәт эше буенча керә идем, үземнең гозер белән бервакытта да борчыганым булмады. Нәрсә әйтәсем килә: ул бик тәртип ярата торган җитәкче булды. Үзе белән эшләгән кешеләргә һәрвакыт хөрмәт белән карады. Нәрсәнедер эшләп бетермәсәң, җитешсезлегеңне конкрет әйтә иде. Яшь чакта хата сизелми кебек тоела ул, ләкин кемдер ялгышыңны әйтергә тиеш. Үзе дә яңалыкка омтыла, бергә эшләгән кешеләрне дә шуңа этәрә иде. Ә бит ул Минзәләгә килгәндә, «Сельхозтехника» әле оешмаган да була. Шәһәрнең төрле җирләрендә эшләгән оешмаларны, складларны МТСка җыеп, бердәм оешма оештырды. Яшь кешенең төзелеш материалларына да кытлык заманда мондый эшкә алынуы, әйтергә кирәк, зур кыюлык булды. Әйтәсем килгәнем шул: аның яшь чакта ук күңелендә төзелеш бар иде, шуңа күрә гомере буе гаме төзүдә булды.

Хәзер инде газлаштыруны гадәти итеп сөйлиләр, ә бит бу җиңел эш булмады. Ул чакта газның махсус фонды да юк, без аны, кемнең мөмкинлеге бар, шулар башладык. Аннары фонд оешты, аннан инде эш җайлырак китте. Хәзер газны һәр йортка бушлай үткәрергә кирәк дип сөйлиләр, бу эшне Минтимер Шәрипович 20 ел элек башлады.

Рухи як турында берничә сүз. Миңа калса, Габдулла Тукайны Минтимер Шәймиевтән дә яхшырак өйрәнгән кеше юктыр ул.  Ул шагыйрьнең

«Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

Без туган бер җепкә теркәлеп»,

дигән шигырь юлларының тарихи мәгънәсен аңлап эш итте, «Китмибез!» дигән шигырен бервакытта да исеннән чыгармады. Милли мәсьәлә кылдан нечкә мәсьәлә бит ул. Ул исә халыкны да, югарыдагыларны  да үзенә ышандыра, артына ияртеп бара торган көчле шәхес булды. Ә театрга мәхәббәт Минзәләдә чакта салынгандыр дип уйлыйм. Минзәлә театрының һәр премьерасына җыелышып бара идек без. Карагач, сез болай, тегеләй, дип әйтми, билгеле бер вакыт узып, фикере туганнан соң гына, җаен туры китереп әйтә иде. Туфан Миңнуллинның да шушындый фикерне әйткәне бар.

Тагын бер асыл сыйфаты: нинди авыр заманнарда да бер генә предприятиегә дә таралырга мөмкинлек бирмәде. Авиация заводы, КамАЗны, Яшел Үзәндәге корабльләр төзи торган заводны иң катлаулы вакытларда төрле заказлар биреп исән калдырды. Ә күпме мөһим объект төзелде, тарихи биналар төзекләндерелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәис Сәетов

Көн хәбәре