Балык Бистәсе районының бер авылына (исемен әйтүдән куркалар, ни өчен икәнен соңрак аңларсыз) пар аккош килгән. Авыл уртасындагы күлгә.

-Иии соклануларыбыз шуларга! Инде яманнардан аларны Аллаһ үзе сакласын! Бу аккошлар авыл халкына шулкадәр кадерле, бик сакларга тырышабыз, мылтык тотып кына утырмыйбыз, - диләр авыл кешеләре. - Бер елны авыл буендагы күлгә килгәннәр иде, аучылар пары белән атып киттеләр. Бик рәнҗедек, иң кадерле әйберебезне югалткандай булдык. Менә шуңа күрә авылыбызның исемен дә әйтергә шикләнәбез"...
Ә аккошлар шикләнми. Шулкадәр горур, матур итеп йөзә алар. Аларга мылтык төзәргә берәүнең дә кулы күтәрелмәс дип ышаныйк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез