Газетага язылу

Татарстанның бер районында Ат көне үткәрәчәкләр

Бәйрәм кунакларын бик матур ат чабышлары көтә.
Бу шимбә – 9 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында Ат көне уздырылачак. Ат спорты фестивале кысасында 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым ераклыкка ат чабышлары үткәрү күздә тотыла, дип яза “Челнинские известия”.

Бәйрәм программасына татар атлары чабышлары, саф токымлы, ярымсаф токымлы, җирле токымлы ат чабышлары, бәйгеләр, күргәзмә, кинологларның чыгышлары, концерт һәм ярминкә кертелгән.

Исегезгә төшерәбез: Ат көне районда 2015 елдан бирле Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Атчылык һәм ат спорты федерациясе, “Татмелиорация” траст компаниясе”, Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе белән берлектә үткәрелеп килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре