Татарстанның элекке вице-президентына истәлек тактасы куелачак

Казанда Татарстанның элекке вице-президенты, Дәүләт Советы Рәисе Василий Лихачевка истәлек тактасын урнаштыру планлаштырыла. Республика Министрлар Кабинетының бу җәһәттән карар проектын Мәдәният министрлыгы әзерләгән. Документ инде республика Хөкүмәте порталына урнаштырылган.
Лихачевның истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме Дәүләт Советыннан кергән. Истәлек тактасы Чехов урамында урнашкан 53нче йорт фасадына урнаштырылачак һәм ике телдә булачак. Анда: “Бу йортта 1993-1998 елларда галим, дипломат, Росссия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклесе Василий Николаевич Лихачев (1952−2019) яшәде” дип язу күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре