Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Канал, идарәнең “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге аккаунтлары белән беррәттән, рәсми мәгълүмат чыганагы булып тора, дип аныклап үтелгән матбугат хезмәтендә. Каналга язылучылар салым законнары турында яңалыклар, экспертлар аңлатмалары белән, салым салудагы үзгәрешләр, вебинарлар, семинар, ачык ишекләр көннәре, мобиль салым офисларының эшләү графиклары, салым түләү һәм хисап тапшыруның мөһим даталары, шулай ук идарә җитәкчелеге катнашындагы әңгәмәләр, җитәкчелек мөрәҗәгатьләре белән танышып бара алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез