Әбүзәр Гаянов тумышы белән Мамадыш районының Акман авылыннан. Үз авылларындагы – башлангыч, күрше Дүсмәттәге җидееллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, ул Кукмара районының Лубян урман техникумына укырга керә. Техникумны кызыл дипломга тәмамлап чыккач, аны юллама белән Чита өлкәсенә җибәрәләр. Ә.Гаянов Себер тайгасында елдан артык урманчы ярдәмчесе һәм урманчы булып эшли, армиядә хезмәт итеп кайткач, Аксубай урман хуҗалыгына лесничий ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Читтән торып Йошкар-Ола урман-политехника институтын тәмамлый.
Минзәлә урман хуҗалыгында баш урманчы булып эшләгән чагында, Әбүзәр Гаяновка республикада беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем бирелә. Яшь, эрудицияле, таләпчән, эшен оста оештыра белүче белгечне 1971 елда республика урман хуҗалыгы идарәсенә бүлек башлыгы итеп алалар.
1984 елда Ә.Гаянов Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнә. Ул министр булып эшләгән дәвердә (әлеге вазыйфаны ул 16 ел башкара) Татарстан урманчылары бөтен Россия күләмендә үрнәк булды. Урманчыларыбыз тәҗрибәсен илнең төрле төбәкләреннән килеп өйрәнделәр. Туксанынчы елларда Ә.Гаянов республикада урманнарны тоташ кисүне туктатуга иреште. Аның шәхси башлангычы белән «Түбән Кама» милли паркы оештырылды. Илдә икътисадый кыенлыклар башлангач, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары урнашкан торак пунктларның социаль хәлен яхшырту мәсьәләсен республика урманчылары, министрның күрсәтмәсе буенча, үз өсләренә алды. 1995-1998 елларда гына да әлеге максатларга 70 миллиард сумнан артык акча тотылды. Урманчылыклар урнашкан бистәләрдә дистәләгән мәктәпләр, коммуналь-көнкүреш объектлары сафка басты.
Хезмәттә ирешкән казанышларын искә алып Ә.Гаянов «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ул шулай ук «Янгындагы кыюлыгы өчен» медале иясе дә. 2001 елда аның «Леса и лесное хозяйство Республики Татарстан» дигән китабы дөнья күрде. Ул шулай ук «Кыскача русча-татарча урманчылар сүзлеге»нең авторы да. Татарстан Урман кодексын эшләүдә дә Ә.Гаянов турыдан-туры катнашты
Төбәк Министрлыгының элеккеге җитәкчесе вафат булу сәбәпле ясалган белдерүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын башкаручы Илшат Нуриев кул куйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез