Тавыш биреп машина откан икенче гаилә билгеле булды

Россиядә Президент сайлавының икенче көне төгәлләнде. Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында өч Lada Vesta машинасы уйнатылу турында хәбәр иткән идек инде. Берничә минут элек икенче машина иясе ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, кичә беренче машинаны Актаныш районыннан Гардисламовлар гаиләсе отты. Аларны барлыгы 20 меңләп катнашучы арасыннан махсус программа белән сайлап алсалар, бүген фотоконкурста катнашучылар саны 28 меңнән арткан. Нәтиҗәдә, икенче Lada Vesta машинасын Лаеш районыннан Хөснетдиновлар гаиләсе отты. Алар ике яшьлек кыз үстерә. Әни кеше бала карый, әти кеше - үзмәшгуль.

Исегезгә төшерәбез, машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Конкурста иртәгә - сайлауның соңгы көнендә дә катнашырга була.

Фотоконкурста катнашу шартлары белән сылтама аша танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре