Яшел Үзән районының Бакырчы авылындагы башлангыч мәктәп директоры Җәүдәт Сафиуллин тегүче булып эшли башлаган. Юк, монда һич кенә дә һөнәр алыштыру турында сүз бармый. Үзенең төп вазыйфасын ташламаган ул. Бу гамәл махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүгә бәйле.
Ерак әби һөнәре
– Махсус хәрби операция башлангач ук, егетләребезгә ярдәм итү – вөҗдан эше дигән уй күңел түренә кереп кунаклады. Авылыбыздан дүрт егет хезмәт итә. Аларны әти-әниләре, туганнары, гомумән, бөтен авыл халкы бик сагынып, теләкләр теләп, көтеп тора, – дип башлады ул сүзен. – Ә тегү машинасын келдердәтә башлавым болайрак булды. Хәләл җефетем Рузилә күрше Акъегет авылында рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Зуррак мәктәп булгангадыр инде, алар ярдәмне, ничектер, бездән алдарак оештыра башладылар. Өстәвенә, җиһазлар яхшырак, эшләргә уңайлыклар бар дип, күршедәге Норлат авылына да йөриләр. Бервакыт Рузиләне шунда алып барырга туры килде. Кызыксынып, мин дә кердем. Күпчелеге 70–80 яшьлек апалар. Башларын да күтәрмиләр: кайсы тегә, кайсы челтәр үрә. Шулвакытта ук күңелем нәрсәгәдер омтылып куйган иде. Бервакыт шунда эшләүче хатын-кызларны бергә җыеп, экскурсия оештырдылар. Хәләл җефетем әйтә: «Әйдә, бергә барыйк әле», – ди. «Мин ничек барыйм инде, анда гел хатын-кызлар гына бит», – дим. «Оештыручының да ире килә. Бергәләп йөрерсез», – диде. Менә шушы көннән башланды инде. Безне җитәкчебез Роза Яһудина каршы алды. Тегүчеләре җитми икән. Шул җәһәттән зарланышып алдылар. Түзмәдем, тегү машинасы янына барып утырдым. Менә шуннан тегүче булып киттем. Дөресен генә әйткәндә, барыбер Рузиләне йөрткәләргә туры килер, тик торганчы, үзем дә файда китерим, дип тотынган идем. Мондый атмосферага бер керсәң, чыгып китеп булмый икән. Шундый кешеләр җыелган: берсеннән дә, миннән булмый, дигән сүзне ишеткәнем юк, теләсә кайсы һөнәргә өйрәнәләр. Кушканны көтеп ятмыйлар, үзләре инициатива күрсәтәләр.
Тегүче һөнәренә ничек өйрәндегез дисезме? Балачак һөнәре дип әйтсәң дә була аны. Кул берәр эшне белсә, онытылмый икән ул. Әнием Алсуның әнисе Рәхиләне «ерак әби» дип йөртә идек без. Бер авылда булсак та, ул бездән шактый ерак яшәде. Шуңа «ерак» дип йөрткәнбездер инде. Мин гел аның янына менә идем. Әбием бер дә тик утырмый: юрганнар, күлмәкләр, балаларга вак-төяк киемнәр тегә. Кулыннан бар эш тә килә. Мин дә ярдәм иткәлим. Тегү серләренә мин әнә шулай ерак әбием янында төшендем. Әби бакыйлыкка күчкәч, без – биш баланы киендерү, ертыкларны ямау әнигә калды. Аның вакыты булмагач, күбрәк үзебез кулдан булса да ямап куябыз. Ямьсез килеп чыкты дип, ошатмаган булабыз. Шуңа машинада тегү ягын карый идек. Акрынлап шулай өйрәнеп киткәнмендер дип уйлыйм. Дөресен әйтим, башта хатын-кызлар янында кайнашып, ир-ат башым белән тегү машинасы янында утыруымнан бераз кыенсынган идем. Аннан уйладым да, тегә белгәч, ник яшереп ятарга, саваплы эш эшлим бит дип, үземне тынычландырдым. Хәзер андый уйлар башыма да кереп карамый, рәхәтләнеп эшлим.
Җәүдәт Тәлгатович Бакырчы мәктәбен 20 ел җитәкли.
– Мәктәбебез бик зур түгел безнең. Нигә дисәгез, яшьләр читкә китү ягын карый бит. Балалар бакчасына 11 бала йөри, мәктәптә дә – 11. Элек тугызъеллык иде ул. Укучылар саны кимү сәбәпле, башлангычка калды. Әмма эшләребезне киметмәдек. Җаен табып, бар нәрсәне дә элеккечә эшләргә, балаларга шөгыль табарга тырышабыз. Авылыбызның иганәчеләре Әлфия һәм Рафик Бәхтияровлар белән спорт мәйданчыгы төзегән идек. Ни кызганыч, аларның икесен дә коронавирус арабыздан алып китте. Мәктәптә спорт залы булмаганлыктан, төрле чараларны шул мәйданчыкта үткәрәбез. Кыскасы, тәрбия эшләрен дә, белем бирүне дә программада каралганча үткәрәбез. Кирәген эшлибез, кирәкмәгәнгә тотынмыйбыз. Махсус операция башлангач ук, окоп шәмнәре ясадык, балалар хатлар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Кайбер укучыларның әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итә, аларга атап посылкалар җыйдык. Ялга кайтучы егетләр мәктәпкә кермичә китми.
Күмәк эш бәрәкәт китерә
Мин үзем шушы авылда тудым, шушында гомер итәм. Белгән, аңлаган кешегә туган җирдә яшәү – үзе бер бәхет ул. Гаиләдә биш бала үстек. Мин икенче бала идем. Хәзер төп нигездән ерак түгел зур яңа йортта шөкер кылып яшәп ятабыз. Ничек дип әйтим инде, кешедән дә артта калмыйбыз, алга да чыгып йөгермибез. Безне бергәләшеп башка чыгардылар. Бик булыштылар. Рәхмәт яусын үзләренә. Кош-кортларыбыз бар. Зур хайваннар асрарга әлегә вакытыбыз җитми. Укытучының шул бит инде: иртә белән мәктәпкә чыгып йөгерәбез, кич кайтабыз. Хайванны көн буена ач тотып булмый бит. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Җәйге ял вакытында шулар белән мәш киләбез. Өлгермәсәк, туганнарыбыз булыша, Аллага шөкер. Абыебыз Җәмил дә, энебез Рәфис тә гаиләләре белән янәшәдә генә. Сеңелләрем Ләйсән белән Ландыш та кайтып йөри. Өч бала үстердек. Салаватка – 27, Исламга – 21 яшь, кызыбыз Чулпан быел мәктәп тәмамлый. Укырга керергә дип бик канатланып йөри. Без дә шул уйлар белән яшибез.
Тегүчене һөнәр дип санасак, тагын ике профессиям бар әле минем. Беренчесе – мал табибы, икенчесе – педагог. Армиягә киткәнче Акъегет авылында мал табибы булып эшләгән идем. Кайткач та шунда эшемне дәвам иттем. Аннан Себергә китәргә уйладым. Тик әни фатыйхасын бирмәде. Күршебез Рәйханә апа укытучы иде. Аның үгетләве зур роль уйнагандыр инде. Ул вакытта һәр авылда мәктәп булдыра башладылар бит. Укытучылар саны җитмәде. Мине дә Юынчы авылындагы бер мәктәпкә димләделәр. Шунда физкультура, хезмәт дәресләре укытырга алындым. Читтән торып алты ел педагог булырга укыдым. 2004 елда туган авылым мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Икебез дә мәктәптә эшләгәч, бик рәхәт. Хәзер инде безне махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә булышу да берләштерә.
Хәер, безне генә түгел. Авылдашларыбыз барысы да бик актив, бердәм. Чыннан да, мондый эшне күмәкләшеп эшләсәң генә бәрәкәтле була бит. Бигрәк тә ак яулыклы әбиләр, чал чәчле бабайларга ис китәрлек. Башлап йөриләр. Мәчет картлары сәдакага җыелган акчаны да егетләргә әйберләр алырга бирәләр. Махсус хәрби операциядән ялга кайтучыларны, хөрмәт күрсәтеп, каршы чыгып алабыз, Казанга барып алган чаклар да була. Киткәндә, авыл башына кадәр чыгып, мәчет картлары белән догалар укып, теләкләр теләп, озатып калабыз. Исән-сау кайтуларын көтәбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез