Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин белән яшьләрне авылга җәлеп итү, халык өчен эш урыннары булдыру, шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне онытмау турында да сөйләштек.
– Авылларның үзара салым акчасы җыеп, киләчәген кайгырткан чагы. Әлеге акчаны ниләргә тотасыз?
– Хәзер һәрбер авыл үз язмышын үзе хәл итә ала. Минемчә, бу бик яхшы. Акчаның күләмен, нәрсәгә тотылачагын үзләре билгели. Элек әлеге эш җирлекләп алып барыла иде. Әйтик, бер җирлеккә кергән авыллар, билгеле бер күләмдә акча җыеп, бер төрле генә карар кабул итә иде. Моңа кадәр кеше башыннан җыйган акчаны дәүләт дүрт тапкыр арттырып кайтарса, хәзер алай түгел. Кайтарыла торган сумма азрак та булырга мөмкин. Әмма авылларга үз язмышларын кайгырту мөмкинлеге бирү бик әйбәт дип уйлыйм. Бу чара халыкны берләштереп тора. Кеше үз өлешен керткәч, башкарган эшкә дә сакчылрак карый бит. Ул инде юлларга йөк машиналарын да, тракторларны да кертмәячәк. Бездә күпчелек авыллар җан башыннан 500 әр сум җыя. Халкы аз булган авылларда 2 шәр мең җыючылар да бар.
2014 елдан башлап бүгенгә кадәр районда үзара салым акчасына 246 миллион сум күләмендә эш башкарылган. Шуның 51 миллион сумнан артыгы халыктан җыелган. Халык иң беренче чиратта юл һәм су сорый. Әйтик, 120 миллион сумлык юллар гына салынган. Су мәсьәләсе өчен 40 миллион сумга якын акча тотылган. Зиратлар төзекләндерелә, янгын куркынычсызлыгы кайгыртыла һәм башкалар. Авыл җирлекләренең бюджетлары чикле бит. Ә бу – бик зур ярдәм. Бүген 52 авылда җыеннар үткәрелеп, киләсе елга карарлар кабул ителде.
– Авылларда шартларның яхшыруы сөендерә. Әмма бүген еш кына, авыллар картая, дигән сүзне ишетергә туры килә.
– Демография – бүген иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Барлык районнарда шулай. Беренчедән, Казан үзенең якынлыгы белән яшьләрне тартып ала. Әмма без алга карап атларга тиеш. Федераль программаларга кушылып, йортлар төзергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да яшьләргә йортлар төзүгә бәйле программалары бар. Хуҗалыклар да битараф түгел. Яшьләр авылда төпләнеп калсын өчен, программалардан файдаланырга кирәк. Инвесторлар белән эш урыннары, яңа проектлар булдырабыз. Өйләр салырга кирәк. Арендалы торак программасы буенча да тәҗрибәбез бар. Сәнәгать паркында өч катлы йорт салынды. Андагы эшчеләр шул фатирларда яши.
– Сәнәгать паркы булгач, халыкка әллә кая барып эшләргә дә кирәкми. Анда нинди мөмкинлекләр тудырылган?
– 2012 елда төзи башлаганда, ул урында буш басу иде. Беренче елны Икътисад министрлыгының грантын ота алмадык. Икенче елны федераль акча оттык. Мәскәүдән 200 миллион сум акча бүлеп бирелде. Республиканың да ярдәме булды. Заводлар ачтык. Хәзерге вакытта анда 13 резидент эшли. Безнең өчен иң мөһиме – эш урыннары булдыру. Промпаркта 600 гә якын кеше хезмәт куя. Биредәге иң зур оешма булган төрек компаниясе 300 дән артык төрдәге продукция җитештерә. Быел мәйданнарын зурайтып, яңа биналар төзергә керештеләр. Ун ел эчендә алар Теләче районына 5 миллиард сумга якын акча кертте. Икенче оешма 50–60 тимер ишек җитештерә. Теплицада ел дәвамында төрле чәчәкләр, гөлләр үстерәләр. Быел февраль-май аенда айларында 2 миллион ярым лалә саттылар. Тагын бер компания «Газпром» белән торбага кушарга композит материаллар җитештерә. Промпаркта эш бар, кыскасы. Вахта белән авыллардан, районнардан эшчеләр алып киләләр. Эшләргә кеше җитмәгәч, мигрантларны да җәлеп итәләр.
Яшьләр үзебездә калсын дип, укучыларны промпаркка, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсиягә алып барабыз. Шәһәрдә белем алучы студентларны да читкә җибәрәсебез килми.
– Яшьләргә эш кенә җитми. Алар өчен күңел ачу урыннары да кирәк бит.
– Бездә 13,5 мең кеше яши. Халык өчен кирәкле барлык социаль объектлар да бар. Бакча, мәктәпләргә чиратлар юк. Биш минутта барып җитәсең. Боз сарае, бассейн, спорт комплексы эшли. Киләсе елда футбол кыры булдырачакбыз. Яшьләр үзәге төзелде. Анда дәрестән соң тормыш кайнап тора. Төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли. Бильярд бүлмәсе бар. Сүз дә юк, шәһәрдә кино-театрлар да бар. Ул хакта без дә уйланабыз. Теләчегә зур кунакханә дә кирәк әле. Бүген Мәскәү, Санкт-Петербургтан, сезгә ярышларга килер идек, дип шалтыраталар. Бүген аны төзү буенча инвестор эзлибез, килешүләр бара.
Сәләтле яшьләребез дә күп. Алар мәгариф, мәдәният, спорт юнәлешендә җиңүләр яулый. Узган ел Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә беренче урын алдык. Киләсе елда Орымширмә авылында клуб, спорт мәйданчыгы салыначак. Мәтәскә авылында авыл җирлеге бинасы төзеләчәк. Өч почта бүлегенә капиталь ремонт булачак. Болар барысы да халык өчен эшләнә.
– Махсус хәрби операциядәге егетләрнең хәле ничек?
– СВОда катнашучы егетләрнең гаиләләренә җиңел түгел. Безнең бурыч – аларга ярдәм итү. Үзем дә махсус зонага 7 тапкыр бардым. Анда баргач, фикер үзгәреп кайта. Иң мөһиме тынычлык булсын. Волонтерлар бик актив эшли. Арада 27 тапкыр барганнары да бар. Эшмәкәрләр, якташлар җәмгыяте дә булыша. Машина, мотоцикллар, башка кирәк-яраклар алып барабыз. Апалар челтәрләр үрә, ашлар ясый. Укучылар мәктәптә шәмнәр ясый. СВОда, әфган, Чечня сугышында катнашучыларга һәйкәл булдырдык. Аны декабрь аенда Геройлар көнендә гаиләләрен чакырып ачачакбыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез