Газетага язылу

«Телдә, фикердә вә эштә берлек»

Татарстан һәм Кырымда яшәүче халыкларның тарихы уртак. Элек-электән Кырым ханлыгы белән Казан ханлыгы аралашып, туганлашып яшәгән. Безгә бүген дә бу элемтәне югалтмаска кирәк. Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге әнә шул юнәлештә эшли. Әлеге үзәк 2014 елда барлыкка килде.

«Телдә, фикердә вә эштә берлек»
Автор фотосы

Журналистлар белән очрашуга Кырым фәнни үзәге вәкилләре яңалыклар белән килгән иде. Алар Кырым татарлары тарихының да (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы) һәм Исмәгыйль Гаспралының (1891–1893 еллар) әсәрләр җыентыгының да дүртенче томнарын тәкъдим иттеләр. Җыентыкларның шеф-мөхәррире, Тарих институты директоры Радик Салихов әйтүенчә, материаллар ике республикада эшләүче галимнәр ярдәмендә җыелган. Кырым татарлары тарихының дүртенче томында ярымутрауның Россия составына керү һәм Кырым сугышы чоры күрсәтелгән. Тарихны барлау эше алга таба да дәвам итәчәк, дип вәгъдә бирделәр.

– Безне бигрәк тә Исмәгыйль Гаспралы кебек бөтен төрки-татар дөньясына билгеле мәгърифәтчебез берләштерә. Аның идеологиясе, мәгариф системасы заманында Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә кулланылган. Безгә аның эшләрен архивлардан җыеп, барлап, киләчәк буыннарга калдырырга кирәк, – дип басым ясады үзәк директоры Эльдар Сейдаметов.

Әнә шуңа күрә дә галимнәр журналистларны Гаспралының тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштыруны да кирәк дип таптылар.

Исмәгыйль Гаспралы 1851 елда Кырымдагы Олы Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспралы белән Фатыйма-Солтан гаиләсендә туа. Гаспра авылында туганга, бабасы Гаспралы фамилиясен алган булган. Исмәгыйль башлангыч белемне Бакчасарай мәдрәсәсендә ала, Акмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә Мәскәүдәге хәрби гимназиягә укырга керә. Кайда гына булмасын, төрки халыкларны берләштерү нияте белән яна.

Бакчасарайдагы «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә укытканнан соң, ул Парижда яши, рус язучысы Иван Тургеневның сәркатибе була. Аннан Истанбулга китә. Европа һәм Төркиядәге иҗтимагый тормыш белән таныша, шул вакытта үз милләтен дә көнбатыш цивилизациясенә якынайту теләге көчәя төшә.

Исмәгыйль Гаспралы бөтен төрки дөньяга мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы «Ысулы җәдит» дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрдә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла. Ул «Мәгърифәт – мөселманнарның алгарышы өчен кирәкле беренче шарт» дигән фикерне алга сөрә. 1884 елда үзе ачкан мәдрәсәдә гарәп әлифбасын яңа ысул белән укыта башлый, уку программасына дөньяви фәннәрне кертә, шунлыктан әлеге программа Россиянең башка җәдит мәктәпләре өчен дә үрнәк булып тора. Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә. Коръән бастыру эшен җайга сала. 1904 елда Бакчасарайда китап басучыларның Россиядәге беренче һөнәри берлеген оештыра.

Галимнәр әйтүенчә, Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы – әлбәттә, ул чыгарган «Тәрҗеман» газетасы. Аның сәхифәләрендә мәгърифәтче «телдә, фикердә вә эштә берлек» нигезендә Россиядәге барлык төрки халыкларны берләштерү идеясен күтәрә. Газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Гаспралы – мөселман «Иттифак» партиясенең Бөтенроссия корылтаен оештыручыларның берсе. Аның фикеренчә, партия фәкать мәдәният һәм дин мәсьәләләре белән шөгыльләнергә, сәясәттә катнашмаска тиеш була. Ул Россия мөселманнары турында да китаплар язган. 1910 елда, сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, Франциядә нәшер ителә торган «Мөселман дөньясына күзәтү» журналы Исмәгыйль Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә. Бу вакыйга үзе генә дә күп нәрсә сөйли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре