Телефон түгел бакча: җәйне авылда уздыру балага ни дәрәҗәдә файдалы?

Мәктәп укучыларының җәйге каникулы башланды. Күп кенә әти-әниләр бу чорны балаларын авылга – әби-бабай янына кайтарып кую мөмкинлеге булу өчен ярата. Җәйне шул рәвешле уздыру балага ни дәрәҗәдә файдалы? Чүп утауның нинди хикмәте бар? Гомумән, балаларга әби белән бабай тәрбиясе ничек тәэсир итә?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә балалар психологы Галия Гыйләҗева ярдәм итте.

– Тәэсиргә килгәндә, монда бар нәрсә әби белән бабайның нинди кеше булуыннан тора. Араларында балага физик һәм рухи яктан зыян сала торганнары да була чөнки. Әйтик, хәтта әби кешенең оныгына кадерләп, яратып тәмле-тәмле ризыклар ашатуы да зыянлы була ала бит. Балалар арасында аллергия, симерү авыруы булуын онытмаска кирәк. Аннан соң, яшерен-батырын түгел, әби-бабайлар оныкларына «каешлы» тәрбия бирергә мөмкин.

Әмма бу – аерым мисаллар гына. Гомумән алганда, әби һәм бабай белән мөнәсәбәтләр баланың тормышында аерым урын алып тора. Алар бит инде оныкларын күбрәк иркәли, ничек тә сыйларга, аларга ярарга тырыша. Һәм бу – нормаль күренеш. Моңа каршы килергә кирәк түгел. Аннан соң, баланың ышанычлы элемтәләр даирәсе киңрәк булган саен яхшырак. Үзе янында якын кешеләре булуны тою, аңлау балага иминлек, тынычлык хисе өсти. Шул ук вакытта ул төрле кешеләр белән аралашып, коммуникатив осталыкларын да арттыра. Әби белән – бер төрле, бабай белән – икенче, туган апа, туган абый белән өченче төрле аралашырга кирәк бит.

– Җәйге каникул башланды. Күп кенә әти-әниләр балаларын авылларга озатырга өлгергәндер дә инде. Фатирдан чыкмыйча, телефоннан аерыла алмыйча яткан балаларга авыл күпкә файдалырактыр?

– Җавап сорауның үзендә үк. Әлбәттә, авыл файдалырак. Балалар анда ким дигәндә күбрәк хәрәкәтләнә, ә бу тәнгә дә, җанга да файдалы.

– Әле бит психологиядә «трудотерапия», ягъни хезмәт белән дәвалау дигән әйбер дә бар. Уку белән башлары каткан балаларны бакчага чүп утарга булса да чыгару шул дәвалауның бер ысулы була аламы?

– Бала өчен, гомумән, ничек тә булса хезмәт кую, уртак эш башкару файдалы. Әмма, ни кызганыч, әти-әниләр бу турыда балалары үсмер яшькә җиткәч кенә уйлана башлый. Кемгә дә булса булышу, ничек тә булса хезмәт кую теләген кечкенә яшьтән үк үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Бала укырга кергәнче. Әмма әти-әниләрнең төп ялгышы – я баланы кул арасына бөтенләй кертмәү, я, керткән очракта да, эшләгән эшен тәнкыйтьләү. Аңлашыла инде, кечкенә яшьтәге бала бер эшне дә син теләгәнчә эшләмәячәк. Түгәчәк, коячак, җимерәчәк, ватачак, бозачак... Әлбәттә, аның артыннан җыештырырга туры киләчәк. Шуны уйлыйбыз да: «Бар, кит, үзем эшлим», – дип, баланың эшкә тартылуын үзебез үк юкка чыгарабыз. Яки: «Син моны дөрес эшләмәгәнсең», – дип орышып атабыз... Балага эшләргә ирек бирмәү дә, эшләгән эшен яманлау да киләчәктә аның бөтенләй дә эшләргә теләмәвенә китерәчәк.

Бакчада чүп утауга килгәндә, монда да баланы мәҗбүриләп чыгарып җибәрергә була. Ул очракта моның файдасы булмаячак. Ә бу эшне сөйләшеп, аңлатып, аның күңеленә юл табып кушкан очракта, файдасы, әлбәттә, була. Шуңа да иң элек бала белән мөнәсәбәтне җайларга кирәк. Барысы да шунда барып тоташа.

– Әби белән бабай гел янда булса яхшымы, әллә оныкларга ара-тирә генә аларга кунакка барып кайту файдалыракмы?

– Әйткәнемчә, мөнәсәбәтләр нинди булуга карап. Бала үзе генә түгел, аның әти-әнисе дә әби-бабай белән җылы мөнәсәбәттә икән, моның бер зыяны да юк. Җылы мөнәсәбәт кенә түгел, монда шулай ук әти-әнинең үз әти-әниләре белән бергә яшәү теләге дә зур роль уйный. Барысын да исәпкә алырга кирәк ягъни. Ә инде ике гаиләнең дә аерым хуҗалык булып яшәп, үз тормышларын үзләренчә корасылары килә икән, оныкларга яхшы, дип кенә бергә яшәүнең мәгънәсе юк. Бу очракта ара-тирә очрашып, рәхәтләнеп аралашып яшәү күпкә яхшырак.

Чүп утау гына, димә

Логопед Елена Анохина сүзләренә караганда, бакчада чүп утау – баланың төрле яклап үсеше өчен бик тә файдалы эш.

Беренчедән, чүп үләнен йолкып алу баланың вак (мелкая) моторикасы өчен файдалы.

Икенчедән, кечкенәрәк яшьтәге балалар шул рәвешле табигатьне танып белергә өйрәнә.

Өченчедән, чүп утаган чакта бала белән сөйләшергә кирәк. Монысы исә аның сөйләме өчен файдалы. Аерым алганда, җөмләләрне дөрес итеп төзергә өйрәнергә була. «Мин алабутаНЫ йолкып алдым», «Мин кишерГӘ су сиптем» – менә шул рәвешле кушымчаларга басым куеп аңлатырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре